Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 235 яңа очрагы расланган

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 38 288 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 235 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авырулар белән аралашканда эләктергән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«71 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 164е өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

235 очракның 107 се - Казанга, 34 е - Яшел Үзән районына, 25е Чаллыга туры килгән. Алар артыннан Чүпрәле (12), Биектау (9) районнары бара. Шулай ук Балык Бистәсе һәм Зәй районнарында бер көндә алтышар кеше чирләгән. Биш пациент Саба районы территориясендә, дүртәр пациент Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында ачыкланган. Өчәр кеше инфекцияне Кукмара һәм Тәтеш районнарында, икешәр кеше Кама Тамагы һәм Тукай районнарында эләктергән. Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат һәм Ютазы районнарында берәр очрак расланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус йогышы» диагнозы 38 288 тапкыр куелган. 31 736 пациент, аларның 282се узган тәүлектә, инде терелгән.

Татарстанда беренче вакцинацияне 2 047 692 кеше узган, ике прививканы да 1 550 698 кеше ясаткан.

«Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X