Татарстанда 53 яшьлек ир-атны йөк поезды бәрдергән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 53 яшьлек ир-атны йөк поезды бәрдергән

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Татарстанда 53 яшьлек ир-атны йөк поезды бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» МА РФ Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Фаҗига Коркачык — Арча станцияләре арасында, 835нче чакрымдагы тукталыш платформасында булган.

Ачыкланганча, 53 яшьлек ир-ат тимер юл рельслары буйлап барган. Йөк поезды аның белән тигезләшкәч, өермәле һава агымы аны тәгәрмәч астына тартып алган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

фото:  архив, «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев