Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Таләпчән һәм... елмаючан җитәкче

Үзәкләштерелгән бухгалтерия, беренче карашка, Эльдар Рязановның “Служебный роман” фильмындагы статистика оешмасын хәтерләтә. “Тик бездә Новосельцев юк, коллективыбызда хатын-кызлар гына”, - ди, елмаеп, үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Гөлгенә Зыятдинова.

Шушы өлкәдә ул хезмәттәшләренең һәм җитәкчеләрнең хөрмәтен яулаган. Аны һөнәри осталыгы һәм мондый четерекле эшкә тугры булуы өчен ихтирам итәләр. Менә инде 32 ел буе аңа саннар дөньясы буйсына.  “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән ул.

Әйтүенә караганда, мәктәптә укыганда киләчәктә бухгалтер һөнәрен сайлармын, дип уйлап та карамаган, чөнки иҗади кеше булган. Әмма язмышка ни язылганын алдан белү мөмкин түгел.

- Мин Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Укытучыларыбыз көчле иде, төпле белем бирделәр, безне нык ихтыярлы шәхесләр итеп тәрбияләделәр. Хәтта техникумга укырга кергәч тә, милли мәктәпне тәмамлавыма беркем ышанмады, - дип хәтерен яңарта Гөлгенә Зыятдинова. – Әнием укытучы иде, әтием мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләде. Энеләрем, әнием юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайладылар. Мин исә очраклы рәвештә бухгалтер булдым.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 9-10 сыйныфка барырга кирәк була. Әмма урта мәктәп - Ныртыда, авылларыннан ун чакрымда. Ара якын түгел. Әти-әниләре кызны Казанга җибәрергә дигән карарга киләләр. Авылдан өч кыз чыгып китә. Үзләренә ошаган уку йортына түгел, кайда кабул итәләр – шунда укырга керәләр. Кооператив техникум була бу. Биредә сәүдә оешмалары өчен бухгалтерлар әзерлиләр. Соңрак ул Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлый.

Техникумда өч ел укыганнан соң, Гөлгенә Зыятдинова Татпотребсоюзга ревизор итеп җибәрелә. Районнарга барып, кулланучылар җәмгыятьләренең эшчәнлеген тикшерә. Соңрак ревизорларны кыскартып, аны юрист итеп күчерәләр. Бу эшкә ул ун елын багышлый. Аннары аны мәгариф системасына белгеч итеп чакыралар. Биредә  үзәкләштерелгән бухгалтериянең җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу – мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә хезмәт күрсәтүче, республикадагы иң зур бухгалтерияләрнең берсе.

Бухгалтерлар эшенең күләме зур: хезмәт хакларын исәпләү, бюджеттан тыш эшчәнлекне оештыру, товар китерүчеләр белән исәп-хисап ясау, хисаплар, планнар, графиклар... Моннан тыш, законнарны да белергә кирәк, ә алар еш кына үзгәреп тора. Мондый хәл  баш бухгалтерны куркытмый: һәрчак яңаны өйрәнергә кирәк – тормыш принцибым шундый, ди.

Аның кул астында 34 белгеч һәм бер программист хезмәт куя. Аларның эшләре сәгать механизмы кебек төгәл. Ел азагында баш бухгалтер хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәләрен җыйнап, баланс төзи.

- Бу җиңел хезмәт түгел, әмма саннарның тәңгәл килүе зур рәхәтлек, шатлык хисе бирә. Һәр сан артында оешманың хуҗалык эшчәнлеге тарихы бит. Департаменттан тикшерү белән килгән ревизорларның эшебезгә югары бәя бирүләре күп нәрсә турында сөйли, - ди ул. – Мин белгечләребезне хөрмәт итәм, аларның да миңа карата җылы мөнәсәбәтен сизәм. Кайчак алар мине елмаючан җитәкче дип атыйлар. Хезмәткәрләребез - яраткан әниләр, кайгыртучан хатыннар һәм уңган хуҗабикәләр дә әле.

Гөлгенә Зыятдинова җитәкчелегендәге коллектив күңелле ял итә дә белә. Кызыклы чаралар оештыралар, экскурсияләргә баралар. Гөлгенә ханым – үзе дә  актив, кунакчыл кеше һәм кадерле әни. Кул эшләре остасы да: тозлы камырдан төрле эшләнмәләр ясый, аларны туганнарына, дусларына бүләк итә, үз өен бизи. Тирә-ягымның матур, ачык төсләрдә һәм кызыклы булуын яратам, ди.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец

    erid: 2VtzqxWHLUk