Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Сугышчан иптәшен коткарганда һәлак булды»: Денис Батровның тормыш иптәше хатирәләре белән уртаклашты

Денис Батров узган елның 21 октябрендә һәлак булды. Якташыбызның хатыны «Хезмәт даны» редакциясенә геройның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләде.

Кукмаралы, кыю якташыбыз Денис Батров махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак була.

Өстәлдә яткан фотосурәттә яшь ир-ат елмаеп карап тора. Аның тормышы шулай фаҗигале төстә бик иртә өзелүенә күңел ышанмый. Ул 5 гыйнварда махсус хәрби операциядән ялга кайтырга тиеш була. Әмма 28 яшьлек егет иптәшен коткару өчен үзен корбан итә.

Денис иң батыр һәм көчле кешеләрнең берсе иде дип искә ала туганнары. Балачактан ук актив бала күп кенә ярышларда катнаша, бокс белән мавыга һәм призлы урыннар яулый. Кечкенәдән әнисе Светлана өчен таяныч һәм терәк була ул. Сеңлесе Аринаны тәрбияләүдә дә ярдәм итә. Хәтта махсус хәрби операциядә дә әнисенең тынычлыгы өчен үзе турында хәбәр итү ысулын таба.

Денисның әти-әнисе, хатыны, улы һәм сеңелләре калды. Вакыт узуына карамастан, иң кадерле кешеләрен югалту белән алар әле дә килешә алмый. Тормыш иптәше Екатерина Батрова белән аралашу, аның йөрәгендәге яңа яраларга кагылу аеруча авыр булды. Ләкин ул барыбер сөйләшергә ризалыгын бирде. Аның янәшәсендә ике яшьлек улы Даниил, ул — яшәвенең мәгънәсе һәм шатлыгы.

«Без Денис белән 2011 елда таныштык. Мине үзенең эчкерсезлеге, игелеклелеге белән җәлеп итте. Балаларны бик ярата иде. Денис шат күңелле, искиткеч юмор хисле, һәр компаниянең үзәгендә булды. Һәрвакыт кыюлык белән алга барды, башкалардан гаделлеге белән аерылды, үз сүзендә торды һәм ярдәмгә мохтаҗ һәркемне якларга әзер иде. 2013 елда ул армия сафларына алынды, Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә хезмәт итте», — дип искә ала Екатерина.

2017 елның гыйнварында егет сөйгән кызы белән гаилә корып җибәрә. 2021 елда исә уллары Даниил дөньяга килә.

«Якынча ел ярым элек Денис ислам динен кабул итте, шәригать кануннарын үтәп яшәде. 2023 елның мартында ул махсус хәрби операция зонасына китәргә теләве турында әйтә башлады. Безнең өчен әлеге яңалык аяз көнне яшен суккандай яңгырады. Ләкин соңрак бу хакта сөйләшүләр берникадәр вакытка тукталды, бәлки аның шушы темага кагылып, якыннарын борчуга саласы килмәгәндер. Июль аенда ул алгы сызыкка барырга карар кылды. Шул мизгелдә җиңел булмаса да, без аңа һәрьяклап ярдәм кулы сузарга тырыштык. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең ихтыярында, дидек. Ул Луганск шәһәрендә өйрәнүләр узды», — ди хатыны.

«Сугышчан иптәшен коткарганда һәлак булды»:  Денис Батровның тормыш иптәше хатирәләре белән уртаклашты

Беренче көннәрдә үк якташыбыз махсус хәрби операция зонасында яралана һәм бер айга якын Луганск өлкәсендәге госпитальдә дәвалана. «Ләкин шундый хәлдә дә рухын, тормышка өметен югалтмады. Ул бик тәвәккәл иде. Улыбызны тизрәк күрергә хыялланды», — дип сөйли Екатерина Батрова. Госпитальдән соң сугышчы кабат алгы сызыкка кайта. Мөмкинлек булганда, һәрвакыт гаиләсе, туганнары белән элемтәдә тора.

Үзен күтәренке хис итүе, намазны калдырмавы турында сөйли. Кинәт ул, шалтыратудан туктап, ай ярым элемтәгә чыкмый. Туганнары аннан түземсезләнеп хәбәр көтеп яши башлый.

«Мин аны эзләргә алындым. Социаль челтәрдәге төркемнәргә яздым, хезмәттәшләренә шалтыраттым, алар миңа аның исән-сау һәм позициядә булуын әйттеләр», — ди Екатерина.

Мөгаен, якынын көткән кеше генә моның рухи яктан никадәр авыр икәнен аңлыйдыр. Ашамый-эчми, алгы сызыктан хәбәр көтү бит бу!

«Денис 3 октябрьдә, аннары 17се шалтыратты. Без видеоэлемтә аша аралаштык, улыбызны күрсәтүен сорады, ләкин, кызганычка каршы, элемтә начар иде, әйбәтләп сөйләшә дә алмадык. Бер атнадан соң кабат шалтыратырга вәгъдә итте. Әмма бу соңгы шалтыратуы булган. Шул фаҗига көнне миндә ниндидер начар сиземләү бар иде, үз-үземә урын тапмадым. Тоемлавым алдамаган: Денис 21 октябрьдә Соледар янында иптәшен коткарганда йөрәгенә ярчыклы ярадан һәлак булган», — ди Екатерина.

Хәрби дуслары аны фидакарь һәм ачык күңелле кеше буларак хәтерли. Алар фикеренчә, Денис һәркемне хөрмәт иткән һәм батырлыгы белән рухландырып торган. Денис Батров яраткан ул, ир, әти һәм кайгыртучан абый иде. Үзенең смс-хәбәрләрендә ул еш кына әбисенең витаминнарны вакытында кабул итүе һәм аның кайтуын көтүе турында әйтеп яза, ләкин, кызганычка каршы, очрашулар гына насыйп булмый шул. Аны белгән һәркем геройны якты, шат күңелле һәм көчле шәхес итеп хәтерләрендә калдырачак.

Якташыбыз Кукмараның «Дан аллеясе»ндә җирләнде. Аның турында истәлекләр, якты хатирәләр мәңгегә туганнары, якыннары, дуслары йөрәгендә яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар