Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә, 20 мартта, Татарстан территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге кисәтә.

Урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак.

Термометр баганасы төнлә -1..+2º градусны күрсәтәчәк, көндез температура +4..+7º градуска кадәр күтәрелә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев