Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар көчле бозлавык һәм буран турында кисәтә

Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава шартларының начараюы көтелә.

8 ноябрьдән 9 ноябрьгә каршы төндә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында буран көтелә, 1 километрга кадәр күз күреме начарлана һәм бозлавык фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында да кисәтә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавыкта һәм буранда таймый торган аяк киеме кияргә һәм сак йөрергә киңәш итә.

«9 ноябрьдә республикада явым-төшем көтелми», - диелә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Һава температурасы төнлә 0..-5 градуска кадәр төшәчәк, көндез +2..-3 градустан артмаячак. Киләсе якшәмбедә шулай ук явым-төшем көтелми, төнге температура -2..-7 градуска кадәр төшә, ә көндез һава 0..+5 градуска кадәр җылыначак.

Антициклон үз йогынтысын киләсе атна башында да саклаячак. 11-13 ноябрьдә коры һава торышы көтелә (яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр 12 ноябрьдә генә көтелә). Төнлә термометр баганалары 11 ноябрьдә 0..-5 градуска кадәр төшәчәк, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә +2 ..- 3 градус булачак, көндез һава бу көннәрдә +6 градуска кадәр җылыначак.
 

Татар-информ

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk