Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар әбиләр чуагының соңгы көнен әйтте

Татарстан территориясендә тыныч, җылы һәм коры һава торышын билгели торган киң антициклон үз урынын Атлантик циклоннарга бирәчәк.

Якшәмбе көннән Татарстанда салкын җилле һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә тыныч, җылы һәм коры һава торышын билгели торган киң антициклон үз урынын Атлантик циклоннарга бирәчәк. Якшәмбе көнне һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Шимбә, 14 сентябрьне, әбиләр чуагының соңгы көне дип атарга була. Республикада җылы җәйге һава торышы +21...+26° градуска кадәр булачак. Төнлә явым-төшем күзәтелми, аяз булачак.

Көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал.

15 нче сентябрьдә яңгыр көтелә, урыны белән яшен һәм кыска вакытлы җил көчәергә мөмкин. Төнлә температура +7. .+12°, көндез +13..+18° булачак. Дүшәмбе көнне, 16 сентябрьдә, шулай ук көчле җил сакланачак, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8°, көндез максималь температура +12 ° .+17° булуы көтелә.

Алга таба, синоптикларның алдан фаразлавы буенча, Татарстанда салкын җилле һава торышы саклана, вакыты белән яңгырлар явачак, дип яза "Татар-информ".

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk