Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Син алма урлаган кыз бит!

“Сезнең кызыгыз көпә-көндез минем бакчага кереп алма урлый, нигә бер дә тикшермисез?!” - дип, әнине пошаманга салды.

Элек безнең янда кайчандыр складлар торган буш урын бар иде. Без, бала-чага, шунда кереп уйнарга яраттык. Аннан кемнеңдер алма бакчасы күренеп тора. Бервакыт шул алмаларга күз төште. 
Ул көнне сеңелкәшләр дә безгә ияреп чыккан иде. Иптәш кыз белән бер алмаларга, бер коймага карап торганнан соң, ничек тә керергә уйладык. Әлеге өйдә бик булган хуҗа яшәгәнлеге күренеп тора. Коймалар биек. Без үзебез дә төшеп калганнардан түгел, койма астыннан балчыгын алып, үрмәләп сыярлык тишек ясадык. Аннан сеңелкәшләргә булышып, төрткәләп бакчага кертеп җибәрдек. Ә үзебез, складның түбәсенә менеп, хуҗасын күзәтәбез. Өйдән чыгуга, тиз генә хәбәр бирербез, дибез. Ул көнне бәхет елмайды: туйганчы алма ашап сыйландык.
Икенче көнне тагын шайтан котыртты. Ләкин уйламаган хәл килеп чыкмасынмы! Без көтмәгән яктан бакча хуҗасы пәйда булды. Йодрыкларын төйнәп кычкыра, балчык кисәкләрен безгә ата башлады. Тик якын килә алмый, аны бездән фабрика киртәсе аерып тора. Куркудан ничек түбәдән сикереп төшкәнне дә хәтерләмим, елаган сеңелкәшләрне эләктереп, тиз генә таю ягын карадык. Ә өйдә тагын да хәтәррәге көтә иде...
Кичкә таба алма хуҗасының безгә керүен тәрәзәдән күреп, тиз генә мич артына качтым. Ул ике метрлы, таза гәүдәле, кып-кызыл йөзле адәм иде. “Сезнең кызыгыз көпә-көндез минем бакчага кереп алма урлый, нигә бер дә тикшермисез,
милициягә хәбәр иткәнне көтәсезме?!” - дип, әнине пошаманга салды. Билгеле, әни минем аклануыма игътибар итмичә, үз җәзасын бирде. Әти генә кысылмады. Ул беркайчан да кул күтәрмәде, чөнки кечкенә чагында әтисе үзен аркан белән кыйнаган булган. Шуннан соң ул “үз балаларыма кул күтәрмәячәкмен” дип сүз биргән.
...Укулар тәмамлангач, мех фабрикасына эшкә урнаштым. Гаҗәпләнүемә каршы, нәкъ шул бакча хуҗасы мастер булып эшләүче цехка мине учетчица итеп куйдылар. Җитмәсә, аның белән кара-каршы утырып эшләргә туры килде. Ул караган саен оялып башымны аска иям. Танымадымы, әллә танырга теләмәдеме – аны-моны сиздермәде. Шулай да биш ел буе эшләү дәверендә курку хисе мине бер минутка да ташламады. Менә хәзер: “Әһә, син минем бакчаны баскан кыз бит! - дип, бөтен коллектив алдында хур итәр сыман тоелды. Хезмәттәшем Мәликә апа әйтмешли, өрәге бик каты иде ул кешенең. Урыны оҗмахта булсын.
Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk