Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ананы ирегеннән мәхрүм иттеләр

Ваемсыз ана шул рәвешле сабыйны тынычландырырга маташуын әйткән

Үзенең сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ана өч елдан артык гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«18 сентябрьдә исерек хәлдәге хатын-кыз 8 айлык улының муенын һәм корсагын берничә тапкыр пычак белән кискәләп яралаган. Баланы хастаханәгә озатканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр», - дип төгәллек кертте Руслан Галиев.

Сорау алган вакытта хатын-кыз үз гаебен таныган һәм шул рәвешле сабыйны тынычландырырга теләдем дип әйткән.

Суд аны РФ Җинаять кодексының берьюлы ике маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Хатын-кыз алдагы гомеренең 3 ел да 2 аен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X