Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев редакция коллективын Кукмара районы газетасының 95 еллык юбилее белән котлады

Газетаның һәр санында район тормышы, көндәлек яңалыклар, һәр тармакта башкарылган эшләр яктыртыла, диелә котлауда.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев:

Районыбызның көзгесе булган «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарының 95 еллык юбилее уңаеннан редакция коллективын, матбугат ветераннарын, барлык газета укучыларны шушы истәлекле көн белән котлыйм. Газетаның һәр санында район тормышы, көндәлек яңалыклар, һәр тармакта башкарылган эшләр яктыртыла. Журналистларның язмаларыннан тыш, хәбәрчеләр иҗатына, газета укучыларының фикеренә дә киң урын бирелә. Матбугат чарасының тәрбияви роле дә искиткеч зур. Ул шулай ук власть органнары белән халык арасында арадашчы булып тора, райондашларыбызның фикерен җаваплы органнарга җиткереп килә. Киләчәктә дә газетаның тиражлары кимемәсен, кызыклы, файдалы язмалары белән үз укучыларын сөендереп торсын. Юбилеең белән сине, яраткан район газетабыз!

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев