Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сания Сибгатуллина: Ничек исән калганбыздыр

Гаиләдә ир кеше булмагач, кыш көне ягарга утын юк, өй суык, плиткалы мич кенә.

Мин 1940 елда Кукмара районында дөньяга килгәнмен. Әнием – Камышлы авылы кызы, 10 балалы гаиләдә үсә. Үз-үземне белә башлаганда бер сеңлесе генә исән иде инде. Әтием Рәхим Хәбибуллин 1906 елда Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туган, әти-әниләре ачлык елларында үлеп, Кукмара балалар йортында тәрбияләнгән. Әни район үзәгендәге ашханәдә эшләгән вакытта танышкан алар.
Сугышка кадәр беребез үлеп, сугыш башланганда гаиләдә өч бала идек: апа, абый һәм бер яшьлек мин. Бер айдан соң 35 яшьлек әтиебез сугышка алынды. Әниебезнең бер сыйныф белеме булмаса да, гарәпчә язылган калын китапларны укып, мәгънәсен әйтә иде.
Без яз көне җир казыганда чыккан өшегән бәрәңгене ашап үстек. Әни, кабыгын салдырып, табада ап-ак коймак кебек пешереп, кыздырып бирде. Җәй көне Туеш басуында кул урагы белән ашлык урды, көлтә бәйләде. Мин дә шунда башакны учымда уып ашый идем. Хәзер ул басулар юк инде: “Поле чудес” микрорайонында йортлар гөмбә кебек үскән, Кукмара да бик үзгәргән, матурайган.
Ике тәгәрмәчле ухалла арбасы белән Камышлы урманына җәен еш бардык. Без – самавыр кайнатырга күркә, әни себерке яфрагы, печән җыя. Кайтыр юлда бик эчәсе килсә, ат арбасының тәгәрмәч эзенә җыелган суны учыбызга алып эчә идек. Ничек исән калганбыздыр: анда җеп кебек нидер йөзә, кортлардыр инде, дип уйлыйм хәзер. Гаиләдә ир кеше булмагач, кыш көне ягарга утын юк, өй суык, плиткалы мич кенә. Берсендә мин салкынга түзә алмыйча туңып еладым. Шул вакытта өч яшькә олы абый, ни эшләргә дә белмичә, мине кызган плитәгә утыртты. Әбием янган, пешкән җирләремә әллә ни гомер каз мае сылады.
Һәр елны Җиңү бәйрәме якынлашкан саен әти турындагы истәлекләрем белән уртаклашасым килә иде. Ул – НКГБ кешесе, сугышка хәтле үк коммунист булган, сугыштан фотоларын җибәреп торды. Фоторәсем артына бер генә юл гарәпчә, кайчак латинча “мин исән, ... шәһәрендә” дип язылган. Украина, Чехословакия, Югославия, Венгрия, Молдавиядә булган. Аны 1945 елның августында 40 көнгә ялга җибәргәннәр. Гаиләсе янына исән-имин кайткач, мин аны танымаганмын, “Кайчан бу абый чемоданын алып чыгып китә инде?” - дип, әнидән сораганмын.  Ә бит аңарчы гел:
Ак күгәрчен йомырка салган,
Ояларны тутырып.
Минем әти кайтыр әле,
“Пассажир”га утырып.
Самавыр куйдым күмерсез,
Кайнап чыккач күрерсез.
Әтекәем, син булмагач,
Миңа бик тә күңелсез, -  
дип җырлап йөргәнмен.
Әтинең кулъязуы бик матур иде. Русча да бик яхшы белде. Сугыштан соң көчләп заемга яздыру бар иде бит, әтине мәҗбүри рәвештә авылларга җибәргәннәр. Берсендә аны үтерә язганнар, атта булуы гына коткарып калган.  Райпотребсоюзда, райкомда, “Главмолоко”да мөдир булып эшләде. Ә лаеклы ялга чыккач, базар эчендәге мебель кибетенә товар алып кайтты, “Хезмәт ветераны” исеме бар иде.
Сугыштан соң тагын өч туганыбыз туды. Кукмараның Коммунальная урамындагы тау башына урнашкан баракта ун гаилә тордык. Әти, сугыш ветераны, фатирга чиратта булса да,  40 ел шул бер бүлмәле баракта яшәде. Өйдә палас-келәм, телевизор, шифоньер, кер юу машинасы юк иде. Әти эчмәде, тартмады, сүгенмәде, сугышып йөрмәде. Сугышта алган медальләрен дә такмады. Ул исән чакта сугыш ветераннарын хөрмәтләү (фатир, машина бирү) турында закон чыкмаган иде әле. (Шунысы кызганыч: ул вафат булуга, закон үз көченә керде).  Әти берүзе эшләде. Әни йокларга урынны идәнгә җәя иде. Алты бала булгач, ул завод-фабрикаларда эшли алмады. Шуңа да кешеләргә бакча казыды, ашлык урды. Авылда яшәүче сеңлесе көз җитүгә: “Басудагы бәрәңгене алып бетерделәр, сукалаганчы калган-күренгән бәрәңгене җыярга кайт”, - дип чакыра иде. Әнинең өстенә кияргә бер плюш пиджагы гына бар иде. Ел әйләнәсендә ул гел шул киемнән йөрде.
 Сугыш һәм хезмәт ветераны булган әти 1985 елда бакыйлыкка күчте. Ул эш дәверендә күп гыйбрәтләр күргән. “Ярый әле өем юк, алты бала өй бүлешеп, сугышып бетәрләр иде”, - дип еш әйтте. Ул сугышта күргәннәрен язып калдырам дигән иде, өлгермәде. Бер көн дә урын өстендә ятмыйча, йөрәк белән китеп барды. Әти артыннан ашказанында начар чир белән әни дә үлде.
Әтине күмәргә килүчеләр безнең тормышыбызга хәйран калып, шундый урынлы эшләрдә эшләп, өе дә юк идемени, диделәр. Намуслы кеше иде шул. Без шуның кадәр хәерчелектә яшәгәнбез инде. 18 яшь тулгач, авылга сирәк кенә кайтканда кыш көне әни бер апаның мамык шәлен, икенче берәүнең пиджагын яки “плюш”ен (элек шундый өс киеме бар иде) уенлыкка чыгарга минем өчен сорап тора иде.
Апам КДУга кереп, бер ел укыгач ташлады, математикадан бик көчле булган абыебыз авиация институтына имтиханнар тапшырды. Казанда торып уку өчен белгән кешеләребез, укытырга әтинең акчасы булмаганлыктан кире кайттылар. Шуңа күрә һәммәбез дә кара эшче булдык, төрле җирләрдә хезмәт куйдык. Мин 35 ел Таҗикстанда гомер иттем, 28 ел буе ипи заводында эшләдем. Беренчелекне бирмәдем, парктагы Мактау тактасында фотосурәтем эленеп торды. Аннан токмач цехына күчтем. Хезмәтем авыр булды, кул пәкесе белән токмач кистек, икенче көнне камераларга киптерергә куйдык. Мин – “Хезмәт ветераны”, күп Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләндем, җиде тапкыр “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесенә лаек булдым.
Берьюлы Кукмарага сеңлемнәргә кайткач, 26 яшьлек кызымның үлгәнен хәбәр иттеләр. Таҗикстанга самолетта очарга акчам юк, 4-5 көн юлда бардык. Без килеп җиткәнче, инде аны полиция хезмәткәрләре, целлофан пакетка салып, рус зиратына  күмгән булып чыкты, чардуганы да юк. Ул илдә чуалышлар башлангач, бик яхшы, өч бүлмәле фатирны көч-хәл белән сатып, Тольятти шәһәренә алты яшьлек оныгым белән кайттык. Фатир акчасын да юлда, Самарада талап алдылар. Хәзер улымнарда яшибез, күп операцияләр кичердем, икенче төркем инвалид.
Алты баладан бер сеңлем исән, Кукмарада гомер кичерә. 2014 елда сеңлем янына кунакка кайткач, әтинең язуларын, медальләрен алдым да район ветераннар советына юл тоттым. Аның истәлегенә кабер ташы куйдырырга иде ниятем, азрак акча сорадым. Бер оешмага җибәрделәр. Анда без өе янган, я җимерелеп төшкән, су баскан, гомумән, өендә яшәү шартлары булмаганнарга гына булышабыз, диделәр. Хәрби комиссариатка да кердем. Ике атна Кукмара юлын таптасам да, миңа матди яктан ярдәм итәргә теләүче бер генә кеше дә табылмады. Кабер ташы бары тик 1990 елдан соң үлгән сугыш ветераннарына гына бушка куела, дигән җавап ишетергә туры килде. Хәрби комиссариатта әти турында мәгълүматларны тиз генә таба да алмадылар, икенче көнне янә барырга туры килде. 1945 елның 18 август датасы белән бирелгән отпуск кәгазенең дә чынлыгына ышанмадылар, әйләндерә-әйләндерә карадылар. Бу сүзгә бик гарьләндем, еладым. 75 ел буе гаиләбездә сакланган, саргаеп беткән, махсус мөһере булган бу кәгазь белән сугыштан кайтканда әти аны поезд билеты буларак та файдаланган. Кеше кайчан бакыйлыкка күчәсен белсә, бер көн алдан кабер казып куяр иде дә бит. Әтиебез дүрт елдан артык азатлык, тынычлык өчен сугышты, 40 ел бер бүлмәле баракта яшәде. Ә нәтиҗәдә аңа берни дә бирелмәде...
Әнинең абыйсы Касыйм исемле иде, ул сугышта Ленинградны азат иткәндә һәлак булды. Сугышка киткәндә өч баласы калды. Касыйм абыйның Шамил исемле оныгы Әфганстанда үлде. Туганыбыз Камышлы авылына алып кайтып күмелде, ул яшәгән урамга Шамил Касыймов исеме бирелде.
...Әтиебез матур итеп җырлый иде. Ярый әле истәлеккә аның җырлаганы яздырылган пластинка бар, аны еш уйнатабыз.
Мин шагыйрь түгел, әмма язмамны бу юллар белән тәмамлыйсым килә:
75кә кемнәр җиткән,
Аны мин бит узып киткән.
Алып килгән өсләремә
                яңа чирләр,
Күп тормамын,
          алар мине җиргә җирләр...
Сания СИБГАТУЛЛИНА,
Тольятти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев