Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сакланганны саклармын, дигән...

Табиблар теләсә нинди чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, дип саный.

Бу куркыныч инфекциянең һава-тамчы юлы белән генә түгел, һава-тузан юлы белән дә йогуы билгеле. Шул ук вакытта ковидны авыру кеше белән бәйләнешкә керүдән (күрешү, кочаклашу), “пычрак” савыт-сабадан да йоктырырга мөмкин. Вирус инфекцияләнгән ит, балыктан да күчә. Әлбәттә, югары температурада әзерләнгән ризыкта вирус калмый, ләкин инфекцияле чи ризыкларга тотынган, аны әзерләгән кеше авырырга мөмкин.

Коронавирустан саклану өчен белгечләр берничә гади кагыйдәне үтәргә куша.

Менә алар:

    кулларны сабынлап еш юыгыз, андый мөмкинлек булмаса, дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртегез;
    кеше күп җыелган урыннарда булмагыз, кибеткә баруларны, җәмәгать транспортында йөрүләрне киметегез;
    юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәгез; төчкергәндә, ютәлләгәндә салфеткалар кулланыгыз һәм аларны шунда ук ташлагыз;
    кочаклашмагыз, үбешмәгез, күрешмәгез, баш кагу да җитә;
    югары температурада пешерелмәгән ит, балык продуктларын кулланмагыз;
    сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз.

Ковидтан гына махсус дәвалау юк, ләкин иммунитетыгыз яхшы булса, авыруны җиңәчәксез. Йокыгыз туйсын. Аксым, витамин һәм минералларга бай ризыклар кулланыгыз. Физкультура белән шөгыльләнегез. Тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартыгыз!

 


Чыганак: http://baltaci.ru/news/
фото: ИА "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X