Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Роза Сәйфуллина: Яңадан күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде, кабат табибларга йөри башладым

    Важашур авылыннан Роза Сәйфуллина юмор хисе көчле булган, менә дигән әңгәмәдәш икән. Аңа карап, ул бу дөньяның матурлыкларын күрүдән мәхрүм бит, дип уйламассың да. Роза ханымны тыңлаганда, аның көчле рухлы, көр күңелле булуына кат-кат сокланасың.

    Сары чәчле, талантлы, тыйнак Юляны мин беренче тапкыр Поч.Сутер мәдәният йортында үткәрелгән “Чеберина” бәйгесендә күрдем. Сәхнәдә берничә тапкыр чыгыш ясады ул. Алып баручының Юляның әнисенә кабат-кабат рәхмәт әйтүенә бик гаҗәпләнгән идем - балаларының уңышында һәрбер әнинең өлеше зур бит. Соңыннан гына барысына да төшендем...

    Юляның әнисе Роза ханым гадәти булмаган язмыш иясе икән. Күрү сәләтеннән мәхрүм ул. Ләкин язмыш сынавына бирешмәгән: менә дигән хуҗабикә, ир хатыны, күп балалы әни. Аның турында ишеткәннән бирле үзе белән очрашасы килү теләге югалмады. Ниһаять, менә без Важашур авылында...

    Иркен авыл өе, караулы янбакча, ишегалдында чылбырда зур булмаган эт. Безне Юля каршы алды.

    - Сез, мөгаен, әни янынадыр. Әйдәгез, үтегез, - дип, безне өй эченә чакырды.

    Роза Сәйфуллина юмор хисе көчле булган, менә дигән әңгәмәдәш икән. Аңа карап, ул бу дөньяның матурлыкларын күрүдән мәхрүм бит, дип уйламассың да. Роза ханымны тыңлаганда, аның көчле рухлы, көр күңелле булуына кат-кат сокланасың.

    Ул 1961 елны күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Кечкенә чагында яшьтәшләрен үз ишегалларына җыеп, “мәктәп” оештырырга ярата. Киләчәктә үзен бары тик укытучы итеп кенә күзаллый. Ләкин кызчыкка хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмый.

    - Биш яшьлек вакытымда скарлатина белән авырдым. Шул чагында күзләрем күрмәс булды, - дип, тормышын бәян итәргә кереште Роза апа. – Ни өчен вакытында кирәгенчә дәваламаганнар – анысын әйтә алмыйм. Авылда бер фельдшер бар иде. Аның да еллык ялга киткән вакытына туры килде. Аннан соң әти-әни мине табибларга йөртә башлады. Әмма алар, кирәкле вакыт кулдан ычкынган дип, бернинди ярдәм күрсәтә алмады. Башта әле кояш яктысын шәйли, көнме-төнме икәнлеген аера идем. Яңадан күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде, 20 яшем тулгач, кабат табибларга йөри башладым. Медицина бер урында таптанмый бит. Төрле белгечләр, профессорлар янында булдым, Мәскәү табибларына да язылып карадым. Казаннан бер табибә, юкка йөрисең, авыруыңны дәвалап булмый, дип тә кисәтте. Дөрестән дә, операция ясаткач, бөтенләй дә күрми башладым.

    Ләкин Роза апа авырлыклар алдында югалып калмый. Әнисе дә авыртып китә, шуңа үз-үзен кызганып утырырга вакыт булмый. Ул үз хәленә фәлсәфи күзлектән чыгып карый. “Күрәсең, миңа шулай язгандыр. Әмма аякларым, кулларым исән, башым да урынында бит әле”, - дип уйлый ул.

    Реклама

    Авыру аңа шәхси бәхетен табарга комачаулык тудырмый. 29 яшендә үз авылыннан Юра исемле егеткә кияүгә чыгып, менә инде бергә 30 елга якын дус-тату гомер итәләр. Аларның бер-бер артлы өч уллары дөньяга килә. Күрү сәләтеннән мәхрүм булса да, ул балаларын башка аналардан ким тәрбияләми: ашарга да пешерә, юа-җыештыра да, балалар бакчасына да йөртә. Роза ападан, балалар үстерү кыен булмадымы соң, дип сорамый түзмәдем. Сау-сәламәт кешегә дә бала карау бик мәшәкатьле бит.

    - Бала  үстергәндә  һәр  гаиләдә  кыенлыклар булмый калмый инде ул. Ләкин минекеләр йөземә кызыллык китермәделәр, хәлемә керә белделәр.  Инде улларымның үз тормышлары. Олысы Олег -  Удмуртиядә “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры, Денис – хәрби кеше, Иркутск өлкәсендә хезмәт итә, Александр Казанда төзелештә эшли. Мин күрмәсәм дә, яхшы тоемлыйм. Хәтерем дә әйбәт, нәрсәнең кайда ятканын белә идем. Хәзер генә сәламәтлегем какшап тора. Әмма миңа кызым Юля ярдәмгә килә. Мин аны 44 яшемдә алып кайттым. Хәтерлим әле, бала тапканнан соң палатада яшь әниләр белән бергә яттым. Яшемне сорыйлар, мин бик олы күренмәс өчен, аны берничә елга киметеп әйттем, - дип елмаеп искә ала Роза апа үткәннәрне.

    - Әни - безнең өчен иң кадерле кеше. Ул бик кешелекле, ярдәмчел. Яшь чагында матур итеп җырлый иде. Аның бу сәләте миңа да күчкән, - ди 8 сыйныфта укучы кызы Юля.

    Сөйләшеп утырганда өстәлдәге бәйләнеп бетмәгән оекбашка, җеп-энәләргә күзем төште. Баксаң, Роза апа йон да эрли, бәйли дә икән. Моңа кечкенә чагында ук өйрәнгән.

    - Теләк булса, һәр шөгыльне үзләштерергә мөмкин. Әнием бик оста бәйләүче иде. Ләкин мине бу эшкә ул өйрәтмәде. Аның суга киткәнен көтеп торам да, бәйләмен алып, акрын гына сүтеп карый идем. Әнә шулай кайда оекбашның үкчәсе, кайда очы икәнлеген аерырга, кайда нинди күзәнәк өстәргә йә киметергә кирәклегенә төшендем, - ди хуҗабикә.

    Мин Роза апаның көчле ихтыярлылыгына, булганлыгына бик сокланып кайттым. Моннан соң тормыштагы вак-төяк авырлыкларга зарланасым килгәндә мин аны искә төшерермен.

     

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: