Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат

    Җырчыга 75 яшь иде.

    Җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта «Татар-информ»га  Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте. 

    «Бүген 19.01 сәгатьтә йөрәге  тибүдән туктаган. Кызы белән дә, тормыш иптәше белән дә сөйләштем. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм берничек тә ярдәм итә алмаган.

    Ренат безнең штабта бик еш була иде. Бер дә сәламәтлегеннән зарланганын ишеткәнем булмады. Әле ике атна элек кенә дә килгән иде. Шундый талантлы кешенең арабыздан китүе бик кызганыч», – диде Рөстәм Ямалеев. 

    Реклама

    Ренат Ибраһимовка 75 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте. 

    фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: