Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе җәйгә күчерелде

Чара онлайн-форматта 9 майда узачак.

Ел саен Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясен санитар-эпидемиологик хәл аркасында 24 июньгә күчерделәр. Чара онлайн-форматта 9 майда узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Без санитар-эпидемиология вазгыяте үзгәрер дип өметләнәбез һәм “Үлемсез полк”ны үткәрә алачакбыз. Акцияне 24 июньдә үткәрүгә исәп тотабыз», - диде спикер.

Ул бу көннең символик рәвештә сайланганлыгын әйтте. 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда хәрби парад узганын искә төшерде.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X