Рәхмәт сиңа, әткәем
Тормыш үзе язган хикәя.
Моннан егерме биш ел элек бөтен авылны тетрәндергән бу вакыйга инде онытылып бара иде кебек. Янәдән өскә калкып чыгарга язган икән. “Кулак оныгы Фәһимә үзенең җилдән туган улы белән эшмәкәр Солтанның байлыгын бүлешергә кайта икән”, - дигән хәбәр яшен тизлегедәй авыл өстен айкап узды. Фәһимә белән Солтан арасындагы дөрләп янып китмичә сүнгән мәхәббәтнең аяныч кайтавазын кабат искә төшерделәр, гыйбрәт өчен балалары белән оныкларына бәян иттеләр.
Уку отличнигы, әле унсигез яше дә тулмаган Фәһимә колхоз рәисе улы Солтаннан гарип малай тапты: баланың бер кулы, бер аягы юк иде. Солтаннар баладан баш тартты. Шунда Фәһимә, аяз көнне яшен суккандай, авылдан юкка чыкты. Ниләр генә сөйләп бетермәделәр: яшь хатын үз-үзенә кул салган, баласы аваз салырга да өлгермичә җан биргән, әти-әнисе бу адәм мәсхәрәсенә чыдый алмыйча, аталары юлыннан Себергә чыгып киткән...
Әюп абзый әйтмешли, менә сиңа мә! Кояш нурына күмелгән гаҗәеп бер матур көнне инде ишеләм-авам дип ыңгырашып торган авыл читендәге бай йорты каршына затлы машина килеп туктады. Егерме биш елдан соң беренче мәртәбә Фәһимә улы Илгизәр белән урам уртасына чыгып басты. Шуны гына көткәндәй, аларны яше-карты әйләндереп алды. Күреп торалар: егет коеп куйган нәкъ әтисе: шул ук буй-сын, зәңгәр күзләр, көдрә чәч. Бернинди ДНК да кирәкмәс! Солтанның хушы китеп, гөрселдәп җиргә ауды. Ярый әле йөзьяшәр Сылубикә карчыкка ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар иде. Уколдан соң авыртуны санга сукмас әби фельдшерны этә-төртә, урамга чыгып йөгерде. Бәргәли-суккалый торгач, Солтанны да бик тиз аңына китерделәр.
Аюны да биетә торган, авылның танылган сүз осталары - хикмәтле Сылубикә карчык, аксакал Әюп карт Фәһимәнең телен бик тиз чиштеләр. Баксаң, алар кеше байлыгына дәгъва кылучылар түгел, изге нияттәгеләр икән. Архитектор-дизайнер буларак зур танылу алган улы Илгизәр бабасының биләмәләрен торгызырга, ташландык хәлгә килгән күлгә яңа сулыш өрергә, туган җирен туристларның яраткан урыны итәргә хыяллана икән.
Сизелеп тора, Әюп карт аңа сагаеп карый:
- Улың аяк-кулсыз туды дигәннәр иде, - ди ул, аңа текәлеп карап.
- Дөресрәге, бер кулсыз, бер аяксыз дигәннәрдер инде, - дип җавап кайтара Фәһимә. – Чыннан да, шулай. Каршыбызда сау-таза егет басып тора. Заманалар шулай алга китте. Улым гаҗәеп үҗәт, талантлы булып чыкты. Әлбәттә, үзем дә, әти-әнием дә мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык. Ләкин җитәкләп ерак китә алмыйсың. Барын да үзебез булдырдык: йорт-җиребез бөтен, менә дигән остаханә, омтылыш белән янучы дусларыбыз бар. Илгизәр дә, үзем дә өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә аралашабыз. Үзем – тел белгече, профессор.
- Әни, әйдә, әти белән аралашыйк инде, - ди Илгизәр.
Һәм каушап карап торган Солтанны кочаклап алды:
- Менә бу көннәрне дә күрү насыйп булды, әткәем. Каршы килмәсәң, мин синең исем-фамилияң белән яшәр идем.
Солтанның йөзе ачылып китә:
- Бик риза, улым. Сөендердең, куандырдың. Күрәм, син үз көчең белән барын да тапкансың. Үтенәм синнән: каршы килмә, ошбу ноутбукны бүләк итеп ал. Кулланган саен искә төшереп торырсың. Ә син, Фәһимә, булдыра алсаң, гафу ит мине.
Фәһимә, килеп, аның кулларын кысты:
- Мин берәүгә дә үпкә сакламыйм, - диде ул. – Язмыш сынавы булгандыр, аны йөзгә кызыллык китермичә үтә алдык. Без әле узып барышлый гына, юлыбыз ерак. Алга таба кайткалап йөрербез, иншалла.
Алар китте. Авыл башындагы гасырлар шаһиты – мәгърур имән агачы куәтле ботаклары белән хушлашып калгандай итте. Солтан үзен белештермичә басып тора, күзләреннән яшь тама иде.
Хафиз ТИМЕРБАЕВ
фото: https://pixabay.com/ru/photos/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев