Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Республика халкының карантиндагы тормышын уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли

    Ярдәм порталының төп бурычы булып карантинда утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү тора.

    Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү максатында Yardam.ru порталын ачты. Оештыручыларның сүзләренә караганда, порталда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган Татарстан халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган, дип яза «Татар-информ».

    Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән.

    «Бүген барыбыз да коронавирус пандемиясе аркасында гадәти булмаган хәлдә калды. Безнең белән мондый хәл булганы юк иде әле. Барыбыз да шуны аңларга тырыша: тормышыбызны ничек уңайлырак итәргә һәм дәүләт моның өчен нәрсә эшли ала. Шунлыктан бүген үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат аеруча мөһим", - ди министр.

    Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин: "Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз», - дип искәртте.

    Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен беркайчан булмаганча актуаль һәм кирәкле. «Безнең команда республиканың 7 яңа суперсервисын («Мин төзим», «Мин - әни», «Минем сәламәтлек», «Мин - гражданин», «Минем субсидияләр», «Мин – мәктәп укучысы» һәм «Минем күзәтүче») булдыру юнәлешендә эшен дәвам итә. Алар быел эшли башлаячак», - диде Айрат Хәйруллин.

    Бүгенге көндә Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: