Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Репрессия җилләре Купка авылын да читләтеп үтмәгән

Узган гасырның 30нчы еллары вакыйгаларының шаһитлары инде безнең арада күптән юк.

Без – 60 яшьлекләр буыны әлеге елларны әби-бабайлардан ишетеп кенә беләбез. Ул чордагы репрессия җилләре безнең Купка авылын да читләтеп үтмәгән. Күпме тырыш, таза гаиләләргә “кулак” тамгасы сугылып, аларның бөтен байлыклары тартып алынып, үзләре авылдан куылган. Мостафа Габсәләмов, Хәсән Гарифов, Вәккас Гайнетдинов, Минемулла Ситдыйков гаиләләре – шулар исемлегендә. Кайберәүләр, куыласын алдан сизеп, үзләре үк авылдан чыгып китә. Минем әби, мәрхүмә, сөйләве буенча, безнең гаилә дә шактый таза тормышлы була. Колхозлар оеша башлагач, Газизулла бабай ике атын, арба-тарантасларын, ургыч-сукаларын биреп колхозга керә. Ул, мәрхүм, укымышлы кеше була, Мәчкәрә мәдрәсәсен бетергән бабай дөньяның кая барганын сизгән. Әби безнең бөтен каралты-кура, ындырлар таштан салынган иде, колхоздан килеп, ничә көн шул каралтыларны сүтеп, ташып, колхозга ат абзарлары салдылар,  дип сөйләгән иде. Бабай шуның белән кулак итеп куылудан котылып калган. Ә бабайларның күршесендә яшәгән туганнары Гатиятулла абзыйлар колхозга кермәгәннәр. Гатиятулла малае Минебайны, колхозга каршы сөйли дип, биш елга концлагерьга ябалар. Гаиләсе, куылудан качып, йорт-җирләрен ташлап, авылдан чыгып китә. “3 атка төялеп, төнлә чыгып качтылар. Ике яклы өйләре, йон тетү машиналары бар иде”, - дип сөйли иде әби. Минебайның биш баласы булган, ул үзе 1989 елның 26 июнендә акланган.
Купка авылында репрессия корбаннарының иң аянычлы язмышына ия булганнары икәү. Алар, Купка авылының иң мәгърифәтле кешеләре – Солтанәхмәт мулла белән Шаһимөхәммәт мулла. Солтанәхмәт мулла чыгышы белән безнең авылныкы. Ул беренче мәхәллә имамы, муллалар нәселеннән була. Атасы – Шәрәфеттин мулла, бабасы – Мөхәммәтшакир мулла, Мөхәммәтшакирның атасы – Мозаффар мулла. Шәрәфеттин мулланың тагын бер улы – Хәлил мулла. Бөтенесе дә указлы имам булганнар.
Солтанәхмәт 1894 елда туа. 1937 елның 1 декабрендә кулга алына. 1938 елның 6 декабрендә НКВД өчлеге тарафыннан атарга хөкем ителеп, 16 гыйнварда  Казан төрмәсендә атыла. Ул кулга алынганда муллалыктан китеп, читтә эшләп йөргән була инде. Аңа бу да ярдәм итми, чакырып кайтарып кулга алалар. Гаиләсе, Купкада яшәп, шунда күмелде.
Икенче мәхәллә имамы Шаһимөхәммәт Усманов 1870 елда Кама Тамагы районының Атабай авылында туа. Ул безнең авылга 20нче еллардан соң килеп урнаша. Олылар аны “Яңа мулла” дип йөртәләр иде. Бик укымышлы кеше булган. Кулга алынасын белгәч, өч ай безнең өйдә качып яткан. Әби аның янына гаиләсе төнлә генә килеп китә иде, дип сөйли иде. 1937 елның декабрендә илдә Конституция буенча сайлау була. Ул, шушы илнең гражданины була торып,  ничек инде бармыйсың, дип, сайлауга чыгарга теләк белдерә. Бабай анда чыксаң, сине алып китәләр, дип үгетләп тә карый. Мулла үзенекен әйтә һәм шуннан соң инде әйләнеп кайтмый. 1937 елның 28 декабрендә суд булып,  6 гыйнварда Казан төрмәсендә атыла. Аны шулай ук НКВД өчлеге хөкем итә. Аларның икесен дә “антисоветская, религиозная агитация” маддәсе буенча гаеплиләр. Шаһимөхәммәт мулланың гаиләсе Казанда яшәде, малае Гарәф абый Нократ Аланы шәһәрендә торып, шунда вафат булды. Солтанәхмәт мулла – 1955 елда, ә Шаһимөхәммәт мулла 1989 елда аклана.
Уйлап карасаң, Солтанәхмәт мулла белән Шаһимөхәммәт мулланың үлем җәзасына хөкем ителерлек нинди гаепләре булган соң? Берсе муллалыкны өстеннән төшергән, икенчесе – 70 яшьлек карт.
Интернетта бер документның  (НКВДның 1937 ел, 30 июль №00447нче  оператив приказы) копиясенә тап булдым. Анда репрессиягә эләккән гражданнар ике категориягә бүленә, диелгән. Беренче категориягә кертелгәннәргә ату җәзасы карала, икенче категориягә – 8-10 елга төрмәгә ябу, диелгән. Һәрбер өлкәгә план бирелгән. Татарстан АССР буенча беренче категориягә – 500 кеше, икенчесенә 1500 кеше каралган. Кызыксынучылар ул приказны интернеттан эзләп таба ала. Шулай итеп, Купканың ике мулласы шәһит китәләр. Әлеге язмам бу корбаннар хәтеребездән җуелмасын, дип язылды. Аларга инде безнең догалардан башка берни ди кирәкми. Мәкаләм рухларына дога булып китсә иде, әмин.
...Язма башында телгә алынган Газизулла бабай, Шаһимөхәммәт мулла кулга алынгач, үзе дә аздан гына корбан булмыйча кала. Ул гаиләсе белән Ташауз шәһәренә китеп котыла. Кара сакалың кайда да артыңнан калмый шул. Бабай  Ташауз шәһәрендә барыбер репрессиягә эләгеп юкка чыга. Гаиләсе, көч-хәл белән икегә бүленеп, авылга кайтып егыла. Монысы инде икенче тарих.
Миневасыйл ГАЗИЗОВ, Купка

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев