Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район газетасына иң күп яздырган почтальоннарны бүләкләдек

Бүләккә Кукмарадан Гөлсирә Гатина (153 подписка) һәм Аш-Буҗи авылыннан Лилия Фәйзрахманова (85) лаек булды.

16 майдан 26 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителгән иде.  Ункөнлек дәвамында  2019 елның икенче яртыеллыгы өчен  “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газеталарына  арзанлы бәядән язылып калырга мөмкинлек булды. Без исә, бу чорда активлык күрсәтеп, район басмасына иң күп яздырган почтальоннарны бүләкләргә уйладык. Бу бүләккә Кукмарадан Гөлсирә Гатина (153 подписка) һәм Аш-Буҗи авылыннан Лилия Фәйзрахманова (85) лаек булды.

Гөлсирә апа халык телендә “вокзал почтасы” дип йөртелүче “Кукмара-1” почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Ул үзе күрше Пенәгәр авылыннан икән, Кукмарага килен булып төшкән. Почтада эшли башлаганына да унбер ел инде. Аңа кадәр ул ПМК-90 оешмасының дуңгызчылык комплексында хезмәт куйган. Анда эш беткәннән соң, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торырга туры килгән. Шуннан соң ул, почтальоннар кирәк икәнлеген ишетеп, җаны-тәне белән әлеге хезмәткә кереп киткән.

- Кешеләрне бик яратам, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә миңа әлеге эшне биргәндер инде. Һәркем белән бик теләп аралашам, хәтта үземне аларның гаилә әгъзасы кебек хис итәм. Кайгыларны уртаклашабыз, шатлыкларны бүлешәбез, авырып китсәләр, дәваханәгә төшеп тә хәлләрен белешеп кайтам, үпкәләп ятулары бар бит, - диде ул чын күңеленнән. – Газетага яздыру гына түгел бит, пенсияләрне өләшәм, айлык коммуналь түләүләрне җыям. Өлкән яшьтәгеләрнең башка гозерләре булса, аны да тыңламый калганым юк. Аларның рәхмәте мине тормышта бәла-казалардан саклый, хезмәтемә дә зур бәя булып тора.

Гөлсирә апа Казанцев, Грибоедов, Ибраһимов, Титов, Ломоносов, Маяковский, Комаров урамнарына хезмәт күрсәтә, Пабло Нерудада яшәүчеләрнең дә кайберләре аңа языла икән. Билгеле, газета-журналлар тутырган сумкаларны  күтәреп, бу  урамнарны йөреп чыгу бер дә җиңел түгел. Әле моннан тыш сатырга дигән товар да бар бит...

- Минем участокта үз өйләре белән яшәүчеләр дә,  күпкатлы йортларда гомер итүчеләр дә бар, - дип дәвам итә ул. – Газета-журналларга яздыру елдан-ел авырлаша: яшьләр интернетка өстенлек бирсә, өлкәннәр кыйммәтсенәләр. Соңгы очракта аларның хәлләренә кереп, бер айлап булса да яздырам. Кайберләре язылмыйбыз дип кала да икенче юлы, газетасыз булмый икән, дип язылалар.    

Лилия Фәйзрахманова исә Аш-Буҗи авылында хат ташучы булып эшли. “Хат ташучы” дигәч, сез дә сәерсенеп куйдыгызмы?! Әйе, заманча технологияләр тормышка күбрәк үтеп кергән саен бу сүз дә телебездән төшеп кала, үзенең актуальлеген югалта башлаган икән. Әмма Лилия, авылларда хат язучы өлкән яшьтәге кешеләр бар әле, диде. Алар еракларда гомер итүче туганнарына сәлам хатлары юллыйлар икән.
Лилия - Вахит авылы кызы, Аш-Буҗига килен булып төшкән. Бүгенге көндә ул кайнанасы Рәйханә апаның эшен дәвам итә.  Аңа кадәр Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куйган. Ә почтага урнашканына сигез еллап икән.

- Мин килгәндә, әни почтальон булып эшли иде, пенсиягә чыкканнан соң да әле ул хезмәтен дәвам итте. Аның почтада хезмәт стажы уналты елга җыела, - диде Лилия. - Мин исә һәрвакыт әнигә булыша идем. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең рәтенә төшенергә авыр булмады. Пенсия дә өләшәбез, товарын да сатабыз. Түләүләрне әни белән икәүләп җыябыз. Ә почта таратканда әти ярдәмгә килә, рәхмәт аларга.
Авылда район яңалыклары белән танышып бару өчен “Хезмәт даны” газетасы,  “Сөембикә”, балалар өчен “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын яратып алалар, шәхси басмаларга өстенлек бирүчеләр дә бар икән.

- Икенче яртыеллыкка яздырту авыррак, чөнки кеше җәй көне газета укырга вакыт юк, ди. Әмма  аның күп өлеше көз-кыш айларына туры килә бит, дип аңлаткач, кире уйлыйлар. Бер-ике айга язылучылар, бу айны калдырып торам әле дип әйтүчеләр дә бар. Тик газета-журнал укырга яратучылар барыбер икенче айга яңадан язылалар, - диде Лилия. – Почтаны Зур Сәрдек бүлекчәсенә барып алабыз, элек автобуслар йөреп торганда уңайлы иде, хәзер исә җәяү йөрергә калды, туктасалар, юлда очраган машиналарга да утырып китәбез. Аллага шөкер, безнең яклар тыныч бит әле, исән-сау йөрергә язсын.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев