Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан бер хатын-кыз мошенниклар сүзен тыңлап, кредит рәсмиләштерә һәм аздан гына акчаларны алар счетына күчерми кала

Райондашыбыз явыз ниятле кешеләрнең аферасына ничек эләгүе турында сөйләде.

Мошенниклар капкынына эләгүчеләр хакында язган идек. Анда ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең нинди ысуллар кулланып эш итүләре турында җентекләп язып чыктык, хәтта алар тарафыннан еш файдаланылучы дежур җөмләләрне дә күрсәттек. Әмма шулай да райондашларның һаман шулар тозагына эләккән көннәре...

Бик үткен, теләсә кемгә ышанмый торган Сиринә (исеме үзгәртелде, — авт.) дустымны да аздан гына төп башына утыртмаганнар. «Язып чык әле мин сөйләгәннәрне, башкаларга сабак булсын», — диде ул, үзе белән 10-15 минут эчендә булган маҗарасын бәян иткәндә. Хәл болай була: 

— 26 июль көнне, төш турысы җиткәндә, кәрәзле телефонның Вотсабына бер ир кеше шалтыратты, үзен банк хезмәткәре буларак таныштырды да миннән: «Сез дүрт минут элек кредит рәсмиләштерергә заявка җибәрдегезме?» — дип сорады. «Юк, миңа кредит кирәк түгел бит», — дим. «Димәк, сезнең мәгълүматларны кемдер файдаланган. Проблеманы үзвакытында хәл итмибез икән, биш ел буена түләргә тиеш буласыз», — дигәч, тәмам пошаманга төштем, куркудан кулларыма кадәр калтырый башлады. «Борчылмагыз, хәзер мин сезне икенче бер хезмәткәр белән тоташтырам, ул барысын да аңлатыр», — дип, трубкасын бер хатын-кызга бирде. Алга таба сөйләшү яңа танышым Ирина белән алып барылды. «Банк теге кешегә акча күчерергә өлгермәсен өчен, без сезнең белән кредит рәсмиләштерик», — ди бу. Ирина нәрсә куша, шуларны үтәдем: банк картасы номерларын әйттем, «Саклык банкы«ның онлайн кушымтасы аша кереп, барлык операцияләрне башкардым, ул әйткән төймәләргә бастым. Озак та үтмәде, картага 185 мең сум акча күчте. Зомби шикелле бер сүз әйтмичә карап утырам хәзер моңа. «Ышанмасагыз, тикшерү комитеты кешесе белән сөйләшә аласыз. Ул сезгә, чынлап та, акчаны башка счетка күчерү дөрес буламы-юкмы икәнен раслар. Әмма теләсә нинди номер булырга тиеш түгел. Хәбәргә чыгучының номерын миңа әйтерсез, аның мәгълүматларының дөреслеген тикшерербез», — диде яңа танышым. Мин аның белән аралашуны дәвам иттем, кайсы банкларда акчам булуын белешкәч, анысын да яшереп калдырмадым. Шулчак бер таныш түгел номердан шалтырату булды. Аны Иринага әйткән идем, ул булмады. Икенчесе туры килде, тикшерү комитеты кешесе булып чыкты. Ул: «Бу мәгълүматлар дөрес, сезгә кредитны юкка чыгару өчен, акчаны банк хезмәткәре әйткән счетка күчерергә кирәк. Әмма бу хакта беркемгә дә әйтмәгез. Минем турыда мәгълүматны интернеттан кереп карый аласыз», — диде. Үземчә тикшерергә дә өлгердем әле. Исем-фамилиясе генә түгел, хәтта телефон номеры да тәңгәл килә иде. Шул арада, Ходайның рәхмәте, төшке ашка ирем кайтып керде. «Кем белән сөйләшәсең?» — ди. Аңлаттым моңа. Тикшерү комитеты кешесе моның тавышын ишеткәннән соң, чит кешеләргә бу хакта әйтмәскә кушты, хәтта җәза карала дип, ниндидер закон маддәләрен дә җиткерде. 

Сиринәнең ире дә башта аны-моны уйламый, билгеле. Әмма шулай да хатыны кулыннан телефонын алып: «Без үзебезнең банк филиалына барып килик әле башта», — ди. Тикшерүче: «Һич кенә дә болай эшләргә ярамый. Анда мошенниклар булуы ихтимал», — дигәч, аңлап ала да, телефонны бөтенләй сүндереп, хатынын Кукмарага банкка алып китә.

«Банк хезмәткәренә хәл ничек булган, барысын да тәфсилләп сөйләп бирдем. Кәрәзле телефонны да шунда гына кабыздым, бер-бер артлы әллә ничә таныш түгел номер шалтыраткан булып чыкты. Банкта барлык операцияләрне дә тикшерделәр. Мошенниклар миңа кредит алдырып, шуны үзләренә күчертмәкче булганнар. Ярый әле ирем булды. Юкса, башымны һич бутап бетергәннәр иде бит. Көне-сәгате белән банкка килүебез дә ярдәм итте. Анда үзем рәсмиләштергән кредитны картадагы акчалар белән кире капладык. 185 мең сумны 22,9 процент белән биш ел түлисе булса... Ул хакта хәтта уйларга да куркам!» — дип елмаеп куйды Сиринәм.

Узган атнада Вотсап мессенджерында менә шушы эчтәлектәге СМС-хәбәр йөрде: «Привет! Извини, что отвлекаю. Можешь тут за Киру проголосовать пожалуйста? Это моя племянница в конкурсе участвует, а там победителю путевка в детский лагерь. Проголосуй пожалуйста не хватает 2 голосов до победы. Конкурс: https://cutt. ly/awso1Z32».

«Бу — вирус. Әгәр сезгә дә килә икән, сылтама буенча керергә ашыкмагыз», — дип кисәттеләр район эчке эшләр бүлегендә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев