Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быелның алты аенда районда 58 кеше мошенниклар тозагына эләккән, аларга 3 миллион 197 мең сумлык зыян килгән

Мошенниклар өчен кеше алдауның иң актуаль төрләрнең берсе нәкъ менә үзләрен банк хезмәткәре яисә хокук сагында торучы дип таныштыру санала.

Быелның алты аенда районда 58 кеше (узган елның әлеге чорында — 33) мошенниклар тозагына эләккән, аларга 3 миллион 197 мең сумлык зыян килгән. 

Бушлай сыр — тәбедә

— Нинди зур сан, кайбер айларда атнага иң кимендә ике-өч кеше бит ул, — дип ачына район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. — Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр үзләренең мәкерле гамәлләрен тормышка ашыру, халыкны ышандыру, йомшак җәеп катыга утырту өчен, ниләр генә уйлап тапмый. Мәгълүмати технологияләрнең тормышыбызны биләп алуына, бер яктан, сөенсәк, икенче яктан, әнә шулай көенергә дә туры килә. Чөнки мошенниклар кәрәзле телефон һәм интернет аша шулкадәр яхшы эшли ки, зыян күрүчеләр үзләренең банк счеты мәгълүматларын биргәннәрен яисә акчаларын таныш түгел кешеләргә күчергәннәрен кайвакыт аңламый да кала. Полициягә мөрәҗәгать иткәннәрдән: «Ни өчен иң башта дөреслекне тикшермәдегез?» — дип сорыйбыз. Кемдер исем-фамилиясен төгәл итеп әйткәнгә ышанган була, ә кемдер телефоннан шалтыратучының үзен хокук сагында торучы, прокуратура, тикшерү комитеты хезмәткәре дип таныштыргач, куркып калуын әйтә. Мошенниклар тозагына төшүчеләрнең күбесе — тамчыдан күл җыела дип, җиңел юл белән, өйдән чыкмыйча гына акча эшләргә теләүчеләр. Буш сырның капкында гына булуын аңларга вакыт та бит...


Менә сиңа Лаура!

19 июльдә полициягә бер райондашыбыз гариза белән мөрәҗәгать итә. Үзенең аңлатмасында түбәндәгеләрне сөйли ул:

— Кәрәзле телефондагы кушымталарның берсендә яңалыклар карап утырганда миңа «Лаура» дигән аккаунттан язылдылар. Фотосы да булгач, гүзәл зат белән кызыксынып киттем, СМС-хәбәр җибәрдем. Шулай итеп, аралаша башладык. Лаура үзенә 29 яшь булуын, Гонконгта яшәвен, Россиягә килергә җыенуын, гид булып йөрү өчен, дуслар эзләвен язды. Мин аңа Татарстаннан икәнемне әйттем. Шуннан соң яңа танышым кибете барлыгын, сәүдә платформаларының берсендә кием-салым сатуын, комиссия, аннан 300-400 доллар эш хакы алуын сөйләде. Әлеге платформада сатучылар заказларны үтәргә ярдәмчеләр яллый икән. Эшне башлап җибәрү өчен, виртуаль счетка башта акча саласың, аннары шуннан товар өчен түлисең. 16 июль көнне Лаура миңа үзенең аккаунты аша биремнәр үтәүдә ярдәм итүемне сорады. Хезмәтем өчен комиссия түләнәсен белгәч ризалаштым. Яңа танышым җибәргән логин һәм пароль белән аккаунтка кердем. Ул үзенең счетына иң элек 7 мең, соңыннан 20 мең сум акча салды. Берничә биремне үтәп, товар сатып алдым, аңа скриншотларын җибәрдем. Әлеге эш өчен миңа 626 сум комиссия акчасы күчте. Бу эшнең асылын аңлаганнан соң, кызыксынып киттем, 17 июльдә әлеге сәүдә платформасында теркәлдем һәм үземнең аккаунтка кердем. Лаура ничек итеп анда акча саласын өйрәтте, менеджер юллаган счетка акча күчерү өчен сылтама да җибәрде. Мин, менеджерга заказ кирәклеген әйтеп, СМС-хәбәр яздым. Ул җибәргән счетка башта 500 сум акча күчердем. Товарлар 40 сумнан башланды, 9 мең сумга кадәр җитте. Төрле суммаларга берничә заказ ясадым. Галимҗан А. счетына барлыгы 23 мең 638 сум күчердем. Алдагы заказ өчен счетны тулыландырырга акчам булмады да туктадым. Шуннан соң минем картадан акчаларны ала башладылар. Башта баланс 39 сумга кимеде, соңыннан ике тапкыр 999 һәм 300 сум алырга теләгәннәр дә, җитәрлек сумма гына булмаган. Карта блокировкалангач, банк операторы шалтыратты. Мин аңа мошенниклык гамәлләре башкарырга теләүләрен сөйләдем. Ул полициягә барырга кушты да сезгә килдем. Биремнәр ярдәмендә акча эшлим дип, аздан гына бәлагә юлыкмый калдым. 

 

Алар психологлардан остарак


Мошенниклар өчен иң актуаль төрләрнең берсе нәкъ менә үзләрен банк хезмәткәре яисә хокук сагында торучы дип таныштыру икән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе дә сөйләде. 

— Кукмара районында яшәүче бер ир кешенең телефонына таныш булмаган номердан шалтыраталар да төп-төгәл итеп исем-фамилиясен, әтисенең исемен әйтәләр, аның исеменә кемнәрнеңдер кредит картасы рәсмиләштерергә җыенуларын җиткерәләр. Әмма моны булдырмас өчен, аларга банк картасы номерын, картаның икенче ягындагы яшерен кодны әйтергә кирәк, диләр. Райондашыбыз элегрәк мондый хәлләр турында ишеткән булса да югалып кала, нәтиҗәдә барлык мәгълүматлар да таныш түгел затларга китә. Бераздан аның телефонына: «Дебет картасы ясау өчен заявка кабул ителде», — дигән СМС-хәбәр килә, шуннан соң банк картасы счетыннан акчалар да югала, — ди Рамил Нургалиев. — Мошенниклар бер генә түгел, ә төрле-төрле абонент номерларыннан хәбәргә чыгарга мөмкин. Алар психологлардан да яхшырак эш итә. Үз куллары белән онлайн рәвештә кредит рәсмиләштереп, аны чит кешенең исәп-хисап счетына җибәргәч, нишлисең инде, әлбәттә, ахыргы юл — полициягә килү кала. Без, үз чиратыбызда, барысын да эшлибез. Әмма гаепленең эзенә төшкәнче шактый вакыт, атна һәм ай гына түгел, ел да узарга мөмкин. Ә банк ул сине көтеп тормый, тиешле вакыты җиттеме — кредит өчен акчаны таләп итә. 

Быелның 17 июнендә икенче бер райондашыбыз 500 мең сум акчасыннан колак кага. Аңа шалтыратучы үзен Мәскәүнең хокук сагында эшләүче дип атаган була. Ике арадагы аралашу бертуктаусыз дәвам итә, хәтта банк бүлекчәсендә, кәрәзле элемтә салонында да өзелми. Нәтиҗәсе һәрвакыттагыча аяныч төгәлләнә. 

Интернет-кибет кенә, димәгез


Хәзер күпчелек теге яисә бу товарны, хакы очсызрак дип, интернет-кибетләрдән заказ белән кайтарырга тырыша. Әмма әлеге кибетләр арасында мошенниклар тарафыннан нәкъ шундый ук итеп ясалган ялган төрләре, игезәк күчермәләре дә була икән. Май аенда райондашыбыз шундый тозакларның берсенә эләгә дә инде. Ул товар сатып алырга тели һәм күрсәтелгән телефон номеры буенча «сатучы» белән СМС аша языша. Аңа акча күчерү өчен, тиешле счетны җибәрәләр. Шул рәвешле таныш түгел зат секундлар эчендә 56 мең сум акчалы була. Ә менә икенче бер райондашыбыз — интим хезмәтләр күрсәтү хакындагы белдерү урнаштырган кешегә аванс итеп 25 мең сум, ә өченчесе, бакча җиһазлары сатып алам дип, мошенникка 46 мең сум акчасын күчерә. 

— Мондый төр мисалларны бик күп китерергә була, — ди Рамил Ришат улы. — Шушы көннәрдә генә тагын бер кукмаралы гариза язып китте. Ул социаль челтәрләрнең берсендә рекламаланган интернет-кибеттән җиһаз алмакчы була. 1-2 көн дәвамында сатучы белән ике арада аралашу, СМС-хәбәр язышу бара. Әлеге ханым үзенең картасында акчасы җитәрлек булмагач, бергә эшли торган хезмәттәшенә мөрәҗәгать итә, һәм алар бергәләп күрсәтелгән счетка 20 мең сум акча җибәрәләр. Табышлы булганнан соң, сатучылар да, хәтта интернеттагы әлеге кибет тә юкка чыга. \

Полиция кисәтә: шикле шалтыратулар булса, һәрвакыт мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Моның өчен дежур частька, участок инспекторына яисә "Кайнар линия"гә шалтыратырга мөмкин. Иң яхшысы һәм нәтиҗәлесе — таныш түгел телефон номерларын бөтенләй алмау, ниндидер манипуляцияләр башкармау!


Ярамый!
— банк картасы мәгълүматларын, ПИН-кодны кешегә әйтергә;
— ПИН-кодны карта белән бергә йөртергә;
— теге яисә бу оешма исеменнән электрон почта аша карта реквизитларын сорап язган хат килсә, бу хакта аларга шалтыратып белешмичә генә җавап җибәрергә;
— таныш түгел сылтамалар аша керергә;
— банкоматларда банк картасы операцияләрен башкарганда өченче затларны ярдәмгә чакырырга яисә киңәш сорарга.

Ризилә Корбанова фотосы / «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев