Район журналисты Күкшел авылына газетага яздырырга баргач булган вакыйгалар турында сөйләде
Бу көнне Күкшелдә 25 гаилә “Хезмәт даны”на подписка рәсмиләштерде.
2023 елның икенче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылу кампаниясенең иң кызган чагы. Редакция хезмәткәрләре дә читтә калмый: район халкын газетага яздыру өстендә актив эш алып бара. Кукмараның үзендә һәм якын-тирә авылларда альтернатив подписка оештыра, бик теләп почтальоннарга да ярдәм итә. Без нәкъ тә сезнең өчен хезмәт куябыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Хат ташучыларның сүзләренә караганда, җәй айларында газета-журналларга язылу авыррак бара. Шуңа күрә без, корреспондентлар, почта бүлекчәләре хезмәткәрләре белән берлектә язылу кампаниясендә катнашырга уйладык. Бу юлы район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан Күкшелне сайладык. Күкшел авылы җирлегендә 367 хуҗалыкта 808 кеше яши. Авыл халкы хезмәт сөючән, киң күңелле, йортларның барысы да төзек, табигать матур.
Почта бүлекчәсе мәдәният йорты бинасында урнашкан. Хат ташучы Әлфия Гыймадиева һәм Энҗе Сәфәровалар начальник Диләрә Рәхимуллина җитәкчелегендә хезмәт куя. Коллектив тату, бердәм, бер гаилә кебек яши һәм эшли, һәрвакыт үзара ярдәм итәргә әзер.
Хат ташучылар мине почта бүлекчәсе белән янәшәдәге Театр урамында каршы алды. Алар үзләренең участогын биш бармак кебек яхшы белә. Башта Әлфия апа, аннары Энҗе белән өйләрне йөреп чыктым.
- Пенсионерлар аеруча укырга ярата. Алар, интернеттан яңалыклар белергә теләүче яшьләрдән аермалы буларак, мәгълүматны кәгазьдән алырга күнеккән һәм газета-журналларны һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Вакытлы матбугат арасында сәламәтлек, бакчачылык темасына басмалар күп. Ә “Хезмәт даны” газетасы алар арасында аерым урынны алып тора, - дип сөйли Әлфия Гыймадиева. – Ләкин җәй көне язылу барыбер бераз кими, чөнки бакчадагы эш-мәшәкатьләр күп вакытны сарыф итә. Авылда газетага язылган кешеләр дә бар инде, ә кайберләре пенсия, хезмәт хакы алгач килерсез, дигәннәр иде. Хәзер, беренче чиратта, аларның өйләренә керәбез.
Без Күкшелгә эш көнендә барган идек. Шуңа күрә күпчелек хуҗалыкның капкалары ябык булды: кемдер – эштә, ә кемдер – бакчада. Кешеләрнең кәефләре дә төрлечә. Арада бераз зарланып алучылар да очрады. Нишлисең бит, тәнкыйть тә файдалы, иң мөһиме – ул гадел булсын. “Хәзер язылу бәясе кыйммәтләнде, мин бер пенсия акчасына гына яшим, аның төп өлеше коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, даруларга китә”, - диде бер пенсионер. “Хәзер бар яңалык телефонда: сәламәтлек, һава торышы, спорт, мәдәният”, - дип өстәде яшьрәк ханым.
- Укырга берни юк, гел реклама, - диде бер ир-ат.
- Ә сез газетабыз битләрендә нәрсә күрергә теләр идегез? - дип кызыксындым аннан.
- Белмим инде... - дип җавап кайтарды ул.
“Укырлык әйбер юк”, - дигән сүзне ишеткәч үпкәләп тә куйдым. Ничек юк? Без авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, мәгариф, төрле социаль программалар, район тарихы турында материаллар, райондашларыбызның казанышларын, укучыларның хатларын бастырабыз, редакциягә кукмаралылардан килгән сорауларга төрле оешма җитәкчеләреннән җаваплар алырга тырышабыз. Бүгенге көндә газетабыз 12 битле булып басыла. Бу – бик зур хезмәт: тәртипкә салынган, эзлекле, күмәк эш, йокысыз төннәр. Аерым язмалардан газетаны “җыю” – үз эшеңне ярату, аңа җаның белән бирелү, даими эзләнү, фикерләрне туплау һәм фантазияләү, дигән сүз. Ә бәясенә килгәндә, кызганычка каршы, барысы да редакция хезмәткәрләреннән генә тормый шул. Ул кәгазь, полиграфия хезмәтләре, илтү һәм башка бик күп нечкәлекләргә бәйле.
Шулай да күкшеллеләрнең күпчелеге “Хезмәт даны”на язылуын күреп сөендек, алар, безгә рәхмәтләрен белдереп, һөнәри уңышлар теләде. Халык әйтүенчә, иң мөһиме – авылда почта һәм почтальоннар эшләсен, шул чакта вакытлы матбугатны бернинди интернет та алыштыра алмаячак.
- Газетаны түземсезлек белән көтеп алабыз, рәхәтләнеп укыйбыз. Күптән түгел авылдашыбыз турында мәкалә басылды. Үзебезнекеләрне күрү аеруча күңелле, - диде Нурания һәм Рамазан Хафизуллиннар.
- Әгәр кеше район газетасын алмый икән, димәк, ул район тормышы белән кызыксынмый, дигән сүз. Мин 5-6 төрле газетага язылам. Аларны кич белән укыйм. Үзем 42 ел фермада эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Газета таратучы почтальонны һәрчак түземсезлек белән көтәм. Аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телим, - диде Маһиназ Гыймадиева.
Ә менә бер ханым хезмәт кешеләре турында күбрәк язарга киңәш итте, чөнки эшчеләр матди байлык тудыра, димәк, алар хакында аеруча яктыртырга кирәк, диде.
Дүрт сәгать дәвамында мин ун меңнән артык адым ясаганмын икән! Диләрә Рәхимуллина, Әлфия Гыймадиева һәм Энҗе Сәфәрова өчен бу – гадәти эш. Әле ярый көн җылы һәм кояшлы булды, ә яңгыр яки кар яуса? Әмма почтальон нинди ел фасылы һәм нинди һава торышы булмасын, һәр йортка газета-журналлар, пенсия китерә. Интернетның үсеш алуына, кәгазьгә язылган хатлар санының кимүенә карамастан, авылларда хат ташучылар һәрвакыт кирәк. Алар почта таратучылар гына түгел, ә пенсионерлар өчен – көтеп алынган әңгәмәдәш, ярдәмче, психолог та.
Бу көнне Күкшелдә 25 гаилә “Хезмәт даны”на подписка рәсмиләштерде. Икенче яртыеллыкка язылучыларның һәммәсе дә редакциябездә призлар уйнатуда турыдан-туры катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев