Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Һәр кешенең тормышы – үзе бер тарих

Кеше тормышы ул туган, яшәгән авыл тарихына да барып тоташа бит.

 

Әтинең әтисе Мөхәммәтйосыф 71 яшьтә. Без, Йосыф бабайның җиде оныгы, барыбыз да аны “бабам” дип зурлап йөртәбез. Бабабызның әтисе – Хәнәфи, аның әтисе – Баттал, Батталның әтисе – Шамбаз, ә Шамбазның әтисе Туйчы булган. Туйчы Сөләйман нәселеннән чыккан. Йосыф бабама боларны Хәнәфи бабам сөйләп калдырган. 
Һәр кешенең тормышы – үзе бер тарих. Кеше тормышы ул туган, яшәгән авыл тарихына да барып тоташа бит. Йосыф бабам Мамадыш районының (элекке Тәкәнеш районы) Көмеш Күл (элек Түбән Биләтле дип йөртелгән) авылында туып-үскән. Бабайлар да, шунда яшәп, шул җирлектә җирләнгәннәр. Белүебезчә, Хәнәфи бабай да, Баттал бабай да бик оста тегүчеләр булганнар, шушы һөнәр белән көн күргәннәр, тамак туйдырганнар. Хәнәфи бабай 1941-1945 елларда сугышта катнашып, авыр контузия алган. Исән кайтып, сугышка кадәр туган өч баласын һәм сугыштан соң туган өч улын сау-сәламәт итеп үстереп җиткергән. Ул 1974 елда вафат булган. 
Инде бабайлардан әбиләр турында бераз сөйләүгә күчәсем килә.

Без байлар идек
Әтиемнең әнисе Зинаида исемле иде. Әтисе рус милләтеннән – Александр, әнисе татар – Оркыя исемле булганнар. Алар Кукмарада яшәп, шушы җирлектә җирләнгәннәр.
Ә менә Йосыф бабамның әнисе Мәрьямнең гомер юлы шактый катлаулы булган. Мәрьям әби 100 яшькә җитеп, Кукмарада вафат булды. Көмеш Күл авылы зиратына җирләнде. Шунда ук Зинаида әбием дә, Хәнәфи бабам да, башка туганнар да күмелгән. 
Ислемай дип алган идем,
Эскәпидәр кушканнар.
Ташламам дип әйткән идем,
Ташлата икән дошманнар...
Мәрьям әбиебез кичләрен утырып, оек бәйләгәндә, йон эрләгәндә бик еш кына шулай җырлап җибәрә торган булган. Аңа каршы Хәнәфи бабай да кушылган:
Күзең кара сөрмәле, 
Артың кырык бөрмәле...
Ачлык елны үләт йөрде,
Ничек сине күрмәде?!
Без, өч малай, сәкедә тыңлап утырабыз да көлешәбез, дип еш искә ала Йосыф бабам. Хәнәфи бабай бик җор телле, мәзәкчән кеше булган. Аның мәзәкләре Гомәр Бәширов җыеп чыгарган “99 мәзәк”, “1001 мәзәк” китапларында да урын алган. Атаклы язучы Гомәр ага Көмеш Күлдә Хәнәфи бабай белән кара-каршы утырып чәй эчкән, озак кына гәпләшеп утырган. 
Әйе, мин бит инде язмамда бабайлардан әбиләргә күчкән идем. Карт әбиебез, Йосыф бабамның әнисе Мәрьям, утыз яшь тирәсенә җитеп, Хәнәфи бабайга кияүгә чыга. Әниләре яшь килеш йөрәк чиреннән үлгән өч ятим белән яшәргә килә ул. Моңарчы бер тапкыр кияүгә чыгып, тормышлары ялганып китмәгән яшь хатын вакыт-вакыт җырлап җибәрә торган булган. Аның “Без байлар идек...” дип сөйләгәнен еш искә ала иде Йосыф бабам.
Мәрьям әбинең әтисе Юныс абзый – чыгышлары белән Мамадыш районының Дусай авылыннан, ул бик тырыш, нык кеше булган. Үзләре икмәк, күмәч, клиндер пешергәннәр, атлары белән авылларга чыгып, базарга йөреп сату иткәннәр.
- Без көне-төне эшли идек, хезмәтчеләребез, ярдәмчеләребез дә булмады, дип сөйли иде әни. Эшләгез, эшләп кеше үлми, эшләмәгән кеше үлә, - дип әйткән Юныс бабай.
Әллә заманасы шундыймы, эшләгән, атлы, сыерлы кешене ярлы крестьян күрә алмаган. Тамагы тук булсын өчен хезмәт куеп яшәгән хуҗалыкларны, кулаклар дип, авылларыннан куганнар.
- Әтинең ат арбасы артыннан күпме җирләр җәяүләп йөргәнбездер, анысы инде чутсыз, - дип сөйләгән Мәрьям әби. - Шул вакытларда бер күземә ат кылы кереп бик озак авырдым. 
Күрмим дип сөйләсә дә, әби әйбәт күрә иде үзе. Күзлек кимичә яшәп, йөз яшен тутырды. 
Ары-бире сугылып, кая сыенырга белмичә урын эзләп йөри торгач, әби-бабайларыбыз Үзбәкстанга ук барып җиткәннәр. 1921 елларда күп җирләрдә ачлык башланган. Ач кешенең ачуы яман, диюләре дөрестер. Яман ният белән йөрүче кешеләр дә арткан. Талаулар, үтерүләр еш булган. Ачлык кына җитмәгән, дөнья буйлап әшәке чир – үләт таралган. Халыкны ачлык белән бергә шушы әшәке чир меңәрләп кырган. Безнең әби-бабайлар бу кадәр газаплы тормышта кайда, кемгә сыенып исән калганнар, ничек көн күргәннәр – бу кадәрлесен бабам да сөйли алмады. 

Мин үзем сезне табып кайттым...
Үзбәкстан җирендә гаиләгә авыр кайгы килә. Юныс бабай белән Фәриха әбинең Мәрьямнән кечерәк 6 яшьлек кызлары Миңлегаләм югала. Олы кызлары Сабиха исемле була, анысына – унбиш, Мәрьям әбигә – унөч, аннан кечерәк кызга, Шәмсегаләмгә тугыз-ун яшьләр чамасы булган. Кечкенә кыз Миңлегаләмне әти-әнисе дә, апалары да бик озак эзлиләр. 
- Без Кукан (Коканд) дигән шәһәрдә идек. Ашарга эзләп урамга, базарга чыккан вакытлар да булды. Бергәләп тә, аерым-аерым да йөрибез, ни тапсак та, өйгә алып кайтабыз, - дип сөйләгән Мәрьям әби бабама. Бер көнне кече сеңлебез юкка чыкты. Аңа әле биш-алты гына яшь иде. Еракка китеп йөрмәгән Миңлегаләмне җир йоткандай булды. Бөтенебез олы кайгыда. Шулай беркөн үзем генә чыгып киттем. Йөри торгач, бер ишегалдына кердем. Андагы йортның подвалына кешеләр төшә-менә. Бу нинди җир микән дип, мин дә баскычтан төшеп барам: каршыма бер абый очрады, кызым, анда барма, анда әшәке кешеләр, диде миңа. Ачык ишектән карасам, өстәлдә өзек кеше башлары күренде. Анда балаларны суеп, кәтлит-пирожки пешерәләр икән, дип сөйләделәр.
Шуннан чыгып йөгердем дә йөгердем. Күпме эзләсәк тә, сеңлебезне таба алмадык. Төрле авыр уйлар белән күпмедер вакыттан соң без яңадан Татарстанга кайттык. 
- 1974 елның җәе иде. Мин Казан дәүләт университетын тәмамлап, Кукмарада ВЛКСМ райкомында эшләп йөрим. Көндезге ашка кайтуым. Ул вакытта Нур Баян урамында райком йорты дип аталучы ике катлы 45нче йортта яшәгән чак, - дип сөйли Йосыф бабам. - Без астагы катта тордык. Өйгә кергәнче, тәрәзәгә күз салдым. Анда ике аягын бөкләп, бер карчык тәрәзә төбендә утыра. Кулында – озын итеп төрелгән тәмәке. Форточкадан төтене әйбәт чыга. Куллары сөякчел, йөзе кара, күзләре еракка төбәлгән. Бу кем булыр дип, ишекне ачтым да өйгә кердем. Хатыным һәм бер яшь егет каршы алды. Мин кайткач, әби тәрәзә төбеннән төште. Исәнләштек, күрештек. Я Алла, бу карчык әле карчык та түгел, ә безнең югалган туганыбыз, 55 яшьлек Миңлегаләм апа үзе икән. Ә янында аның төпчек - җиденче улы Азим. 
“Эзләмәдегез бит мине, менә илле елдан соң үзем сезне эзләп таптым”, - дип, апа озак елады. Башка җирдә очратсаң, танымас та идең. Бу мин бит дип, үзе сиңа карап торган кешене ничек танымыйсың. Көлүе дә, елавы да, йөз чалымнары да гел безнең Мәрьям әниебез бит.
Апа белән аның улы Азимны Йосыф бабам иң беренче Мамадыш районының Көмеш Күл авылына, Мәрьям әби янына алып кайта. Хәнәфи бабам инде вафат иде. Аннан, җыелышып, Югары Ушмы урманчылыгында яшәүче 1930 елгы энекәшләре Фаиз янына баралар. Биредә аларның күпне күргән, күп газаплар кичергән әниләре Фәриха әби җирләнгән. 
1928 елгы Ильяс исемле энекәшләре, Йосыф бабамның энесе Мансур, абыйсы Зәки – һәммәсе дә югалган апалары Миңлегаләмне беренче һәм соңгы тапкыр күреп кала. Үзбәкстанга кире киткәндә барысын да кунакка чакыра алар.
Күп тә үтми, әбиебез Мәрьям, кече энеләре Фаиз һәм Зәки бабай Кукан шәһәренә Азимның туена чыгып китә. Аннан кайткач, әнинең сөйләгәннәре шаккатырды, - ди Йосыф бабам. - Сеңлебезнең инде ире үлгән, җиде баласы белән бер ишек алдында өйләр салып яшиләр икән. Туйга бөтен урам, бөтен тирә як җыелды. Кем килә, кем китә – аңлый торган да түгел. Әллә ничә сарык суйдылар, дип сөйләде әни. 
Ә Миңлегаләм исемле кыз бала ничек югалган соң? Бу сорауга җавапны ул үзе сөйли. Мамадыш районының Шәдче авылыннан бер карчык Үзбәкстанда яшәгән. Ул безнең әби-бабайлар тирәсендә еш булган һәм башында туган явыз ният белән кечкенә кыз баланы үзбәкләргә урлап саткан. Әлбәттә, алты яшьлек бала кая китә алсын. Ул шунда үскән. Яшьтән кияүгә бирелеп, җиде бала табып үстергән. Шәдче карчыгы (ул чакта карчык та түгелдер әле) үзе үләр алдыннан Миңлегаләмне чакырып барысын да сөйләгән. Йосыф бабам менә шушы тарихны бәян итте. Ә мин аны сезгә җиткердем, хөрмәтле укучыларым!

Миләүшә ХӘНӘФИЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев