Пычак урта мәктәбе капиталь төзекләндерү сорый, ә Арпаяз авылына клуб кирәк
Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы булды.
Бүген Пычак авыл җирлегендә узган ел районда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы булды.
Җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков үз чыгышында 2022елда җирлектә читтән килүчеләр исәбенә халык саны артуын билгеләп китте. 2021 елда биш гаилә күченеп кайтса, узган ел ике яшь гаилә бирегә урнашкан. Жирлектә яңа йортлар салына, авылларыбыз үсә, яңа урамнар барлыкка килә, демографик яктан саннар уңай якка бара, биш бала туды дип сөйләде ул.
Үзара салым акчасына да шактый эшләр башкарылган, халыктан 362 мең 500 сум күләмендә акча җыелып, ул дәүләттән 1 миллион, 812 мең 500 сум булып кайткан. Бу акчалар җирлектәге халыкның көнкүреш шартларын яхшырту өчен тотылган. Шулай ук җирлектә бүгенге көндә көн кадагында торган мәсьәләләргә дә тукталды ул. Әйтик, Әсән-Елга авылындагы балалар бакчасы, Пычак урта мәктәбе капиталь ремонт сорый, Арпаяз авылына клуб төзү һәм юл салу, су трассасын алыштыру кирәк икән. Җирлектә яшәүчеләрне шулай ук хат ташучыларның булмавы да борчый.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина исә районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Җыелыш барышында шулай ук “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Баһаутдиновның һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.
Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев