Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучук урта мәктәбендә «Синәрдән тарих» дигән кыска метражлы документаль фильмның премьерасы булды

Фильмда дистә еллар дәвамында Мәскәү һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәгәннән соң, балачаклары үткән кече Ватанга кайткан Ольга Санникова һәм Екатерина Абдуллинаның тарихы сөйләнә.

Узган шимбәдә Поч. Кучук урта мәктәбендә «Синәрдән тарих» дигән кыска метражлы документаль фильмның премьерасы булды.

Фильмда дистә еллар дәвамында Мәскәү һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәгәннән соң, балачаклары үткән кече Ватанга кайткан Ольга Санникова һәм Екатерина Абдуллинаның тарихы сөйләнә. Синәр авылына юкка чыгу куркынычы яный торган була. Әлеге гүзәл затлар һәм аларның гаиләләре тырышлыгы белән бүген монда тормыш «кайный», кайчандыр геройларның бабалары яшәгән хуҗалыкның ишегалды базасында «ХХ гасыр башында мари биләмәсе» музей-этнографик комплексы үсеш ала, дин йорты төзелә, иҗтимагый киңлекләр яңадан торгызыла.

Ольга һәм Екатеринаның сүзләренчә, документаль картинаны төшерү быел май аенда башланган. Ул «Вглубь» мәгълүмати-агарту проектының теле- һәм радиоинтервью циклы кысаларында эшләнгән.

«Режиссер Наталья Казакова шалтыратты да шәһәрләрдән авылга кайткан, аны торгызу белән шөгыльләнүче кешеләр турында дүрт фильм төшерү өчен Президент грантлары Фондының акча бүлеп биргәнен хәбәр итте. Әлеге фильмнарның берсенең геройлары Екатерина белән мин булдым. Без барыбыз да авылдан, ләкин, кызганычка каршы, һәр кеше дә үз тарихын хәтерләми. Биредә ачык күңелле һәм игелекле кешеләр яши, эшли, алар үз авылларын бик ярата», — ди Ольга ханым.

«Зардон», «Кна Вел» удмурт һәм мари иҗат коллективлары, «Духов день» фольклор-этнографик ансамбльләре чарага тагын да ямь өстәде. Башкала кунаклары халык авыз иҗаты әсәрләре һәм лирик җырлар башкарды. Чыгышлар борынгы халык уен коралларында уйнау белән үрелеп барды.

«Чарада катнаша алуыма бик шатмын. Ольга һәм Екатерина белән безне дуслык кына түгел, ә халкыбыз мәдәнияте, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тә берләштерә. Без, фольклор-этнографик коллектив, илебезнең төрле төбәкләрендә борынгы халык җырларын, йолаларын җыябыз, өйрәнәбез, башкарабыз. Төрле кешеләр белән очрашабыз. Аралашу вакытында мин еш кына Синәр авылыннан апалы-сеңелле бертуганнар турында, аларның кече Ватанны саклап калу өчен тырышып йөрүләрен дә сөйлим. Йортлар салынган, ял паркы, сәхнә, дин йорты — барысы да халык өчен. Бу проектның киләчәге бар», — диде «Духов день» ансамбле җитәкчесе Луиза Леонтьева.

Шулай ук бу көнне кунаклар Чигайка авылындагы шарлавыкта да булдылар.
Авылның үз дини тарихы бар. Синәрнең Геннадий гыйбадәтханәсендә 1939 елга кадәр служба алып барыла. Ул Кукмара районында иң соңгысы булып ябыла. Храмга әйләнә-тирә авыллардан киләләр, Синәр янындагы ул вакытта «Иордан» салкын чишмәсенә төшә торган булалар.

Ольга, фильм герое:

«Табибка кердем дә, ул миңа: „Күзләрегезне йомыгыз һәм бар да яхшы булган урынны күз алдыгызга китерегез“, — диде. Мин дөньяның күп илләрен әйләнеп чыктым, әмма тормышымда Синәрдән дә яхшырак берни булмады. Һәр кешенең шундый урыны булырга тиеш. Бүген син Казанда, Яр Чаллыда, Мәскәүдә... ә алга таба кая барырга, синең урының кайда?»

фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев