Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Олыяз авылында яшәүче 90 яшьлек юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы котлады

Озын гомерле булуның серен юбиляр гадел һәм намуслы хезмәттә күрә

Олыяз авылында яшәүче Равил Ибраһимовны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде һәм аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. 

- Минем бөтен тормышым Олыяз авылы белән бәйле. Хезмәт юлымны 12 яшьтә үк башларга туры килде. 1947 елда Кемерово өлкәсендәге тау сәнәгате мәктәбенә укырга кердем. Тормыш иптәшем белән 65 ел тату гомер кичердек, - дип искә ала Равил абый. 

Озын гомерле булуның серен юбиляр гадел һәм намуслы хезмәттә күрә. “Эшләп бер кешенең дә үлгәне юк әле”, - ди ул.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk