Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы 2021 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә

Рамазан аеның беренче көне – 13 апрель.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтендә булып узган Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында Рамазан ае белән бәйле мәсьәләләр буенча шундый Карар кабул ителде: 

Рамазан аеның беренче көне – 13 апрель. 

Беренче тәравих намазы 12 апрельдә укыла. Тәравих намазлары республикабыз мәчетләрендә 20 рикәгать итеп укылырга тиеш. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы әле сакланганга күрә, мәчеткә җәмәгать намазларына битлек һәм шәхси намазлык белән килү сорала. 

Быелгы ураза 30 көн дәвам итеп, 12 майда тәмамлана. Ураза гаете – 13 май көнне билгеләп үтеләчәк. 

Фитра сәдакасының минималь күләме – 100 сум (арпа бәясеннән). Байлыгы булган хәлле кешеләр фитраны йөзем бәясеннән, ягъни 700 сум итеп бирә ала. 

Сәламәтлеге белән бәйле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучылар уразаның һәр көне өчен 200 сум күләмендә мохтаҗларга фидия сәдакасын бирергә тиеш. Матди мөмкинлеге булмаган авырулар фидиядән азат ителә. 

Быелгы зәкят нисабы – 310 мең сум. Шушы күләмдәге акчага ия булучылар (аның бер ел дәвамында сакланганы да шарт булып тора) шул сумманың кырыктан бер өлешен, ягъни 7750 сумын мохтаҗларга сәдака итеп тапшырырга тиеш. Моны Рамазан ае дәвамында эшләү хәерле була, чөнки бу айда кылынган изгелек 700гә тапкырлана. 

Рамазан ае мөбарәк булсын! 

Ришат КУРАМШИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X