Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әнисеннән күчкән изгелек

Ачлы-туклы яшәгән халык күмәкләшеп эшләде, уен-көлкене дә белде, барына канәгать булып, югына түзеп яшәде.

Сүземне Фаиз абыйның әнисе Хәтирә апа Гайфетдинованың тормышын искә алудан башлыйм әле. Шәймәрдан бабай белән Хәнифә әбинең кызы Хәтирә апа Мөхәммәтдин абыйның энесе Мәгъсүм белән кавыша. Ике бертуган бер йортта яши алмаганлыктан, Мәгъсүм абый кәләшне үзләренең киң ишегалларындагы каршы як йортларына алып кайта. Ул вакытта өйләнешүчеләргә яңа урыннан җир бирелми иде. Яшь гаилә шунда кысылып урнашырга мәҗбүр була. Шулай итеп, бер хуҗалык ике гаиләгә бүленә, койма корыла.
Хәтирә апаларның сугышка кадәр уллары Фаиз, кызлары  Рәйсә белән Гөлбикә туа.
Фаиз абый Совет Армиясенә алынганчы атлы эштә эшләде.  Аннан соң таза, йомры гәүдәле егет бәхет эзләп читкә китте. Еллык ял вакытларында ул, авылга кайтып, дус-ишләре белән очраша, сәхрәгә чыгып, аларны сыйлый иде. Әмма аның исереп, ямьсезләнеп йөргәнен хәтерләмим. Яшьлегендә үзе дә авыр тормышта яшәгәнлектән, без – малайларны да якын күрде.
Элек клубта (манарасы сүтелгән мәчет) тавышсыз кино күрсәттеләр. Кесәбездә 5 тиен акчабыз булмагач, ишек төбендә бөялеп торабыз. Кино аппаратын әйләндерергә Муса абый безне чиратлап чакырып кертә. Баш киемнәребезне салдырып алгач (чыгып качмасын өчен), әкрен генә кино әйләндерәбез. Муса абый үзе экрандагы сурәтләрне аңлата бара. Шулай итеп, акчасыз малайлар “кино карый”. Кино тавышлыга әйләнгәч, бу җайлы эштән коры калдык.
Бервакыт шулай акчасыз малайлар клуб ишеге төбен саклыйбыз. Фаиз абыйның кайтканын белә идек. Бар ышанычыбыз анда булганлыктан, күбебезгә Фаиз абый клубка килсә генә ярар иде, дигән уй тынгылык бирми. Аны күргәч, сөенеп куйдык. “Нишләп кинога кермисез, малайлар? Башланган бит инде”, - диде ул. “Акчабыз юк шул, Фаиз абый”, - дибез. Кесәсеннән бер уч конфет алып, мәгез, суыра торыгыз дип, клубка кереп китте. Янә ишек ачылып, киномеханик Муса абый чыгып, безне санап кертә башлады. Фаиз абый, акча янчыгыннан билетларны алып кулыбызга тоттыргач, эскәмиягә барып утырып, матур һинд киносын карарга керештек. Шундый игелекле, балаларга да игътибарлы кеше иде Фаиз абый.
Соңгы кайтканында ул үзләренең калҗайган өй түбәләрен яңага алыштырды. Әнисе Хәтирә апа да, халык ихтыяҗын кайгыртып, үз өендә колхоз сепараты белән сөт аертты. Кызу печән өсте вакытында аш пешереп, ир-ат, хатын-кызларны туклыклы әбәт белән сыйлады. Без – малайларга да өлеш чыгарды, хөрмәт күрсәтте Хәтирә апа.
Ачлы-туклы яшәгән халык күмәкләшеп эшләде, уен-көлкене дә белде, барына канәгать булып, югына түзеп яшәде. Егет-кызлар, су буенда кичке уен оештырып, тальян гармунга кушылып, җырлап-биеп күңел ачты. Көндезләрен дә яшь кызлар җырлый-җырлый суга барды, кер чайкады, егетләр исә йөк өстендә җырлап кайтты. Халык күңеле көр булды.
Мансур ХӘСӘНОВ,
Татар Толлысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев