Нәҗип мулла
Әле бүген дә авылдашларым аның үтемле итеп сөйләгән вәгәзьләрен сагынып искә ала.
Без тарихны бик еракта, гасырлар артында дип күз алдына китерәбез. Ә, чынлыкта, һәр узган көн, яшәешнең һәр мизгеле - тарих. Эшләгән эшләребез, кылган гамәлләребез мизгел үтү белән тарих битләренә кереп югала. Әби-бабаларыбызның гомер юлы, туган җирләребезнең тарихы да - мизгелләр чагылышы. Тарих исемле олуг дәрьядан шул мизгелләрне тотып алып бер җепкә тезү мавыктыргыч та, авыр да, җаваплы да.
Туган авылым Түбән Үрәстә 50-60нчы елларда имам вазыйфасын башкарган бабайларыбыз турында мәгълүмат туплаганда күршем Нәҗип бабай исеменә дә тап булдым. Быелның октябрь аенда Нәҗип мулланың вафатына 60 ел тула икән. Шул уңайдан Нәҗип бабайның үзе һәм гаиләсе турындагы үзенчәлекле, кабатланмас истәлек-хатирәләрне газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.
Мөхәммәтгали улы Мөхәммәтнәҗип белән Хөснетдин кызы Гыйззәтбану апа 2 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерә. 1941 елның җәендә ил өстенә ябырылган сугыш афәте аларның гаиләсенә дә кайгы-хәсрәтләр алып килә. Картлык көнебездә таянычларыбыз булыр дип, зур өметләр баглап үстергән Тимергали белән Хәмит уллары чит туфракларда ятып кала.
Дөньяда иң ачы нәрсә - бала хәсрәте. Нәҗип бабайның да иңнәренә бу хәсрәт авыр таш булып утыра, тәненең саулыгын, йөрәгенең хәлен ала. Авылдашым, Әлмөхәммәт улы Әнәс абыйның Нәҗип бабай турында истәлекләрен тыңлап, бала хәсрәтенең тиңдәшсез булуына тагын бер кат инанасың.
“Безнең өй Нәҗип бабайларның бакча башында гына, - дип сөйли Әнәс абый. - Кечкенә чагым. Капка төбенә чыгып утырдым. Сугыш бетеп, илдә тыныч тормыш башланган вакытлар. Нәҗип бабай бакчасында берүзе бәрәңге китмәнли. Көн бик эссе. Бабай арган булса кирәк, туктап-туктап ала. Менә бервакыт күрше бабайның китмәне кулыннан төшеп китте дә, үзе ике буразна арасына егылды. Мин, бик куркып: “Әни, күрше бабай үлә”, - дип өйгә йөгердем. Әнине алып, бакчага килеп кергәндә Нәҗип бабай китмәненә таянып торып ята иде. Менә ул басты... һәм, бөкрәеп, кабат бәрәңге китмәнли башлады. И-и балакаем, диде әни, елап:“Уллары янында булса, шулай интегер идемени”.
Әнәс абыйның күзләре яшь белән тула. Ирексездән күз алдыма чит җирләрдә ятып калган йөрәк парәләре турында уйлый-уйлый бакча китмәнләүче, җыйнак гәүдәле, кечкенә генә сакаллы Нәҗип мулла күз алдыма килеп баса.
“Карчыгы Гыйззәтбану апа да гомере буе улларын көтеп яшәгәндер кебек тоела миңа, - дип истәлекләрен дәвам итә Әнәс абый. - Бер хатирә бик нык исемдә калган. Казанга укырга китеп барышым. Әни мине озата чыкты. Олы юлга чыгып барганда Гыйззәтбану апаны очраттык. Әни, сәдака биреп: “Гыйззәтбану апа, кече улым Казанга китә. Укырга керсен, кермичә кайтмасын, дип, изге теләкләреңне телә әле”, - диде. Гыйззәтбану әби кул күтәреп дога кылды: “Я Раббым, бу балага тәүфыйк бир, туган йортыннан ерак җибәрмә, әти-әниләре янында яшәргә насыйп ит”. Әни соңыннан: “Әй, тели белсәң дә - теләк, тели белмәсәң дә - теләк. Мин балам шәһәрдә калсын, барган җирендә таш булсын, дип сорыйм, ә ул авылда калсын, дип дога кыла”. Газиз балалары бер мизгелгә дә исеннән чыкмый икән Гыйззәтбану апаның”, - диде.
Гыйззәтбану әби оныкларына еш кына сезнең бабагыз указлы мулла иде, дип әйтә торган була. Нәҗип мулла бик гыйлемле имам булып, үзенә йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкара. Әле бүген дә авылдашларым аның үтемле итеп сөйләгән вәгәзьләрен сагынып искә ала.
“Нәҗип мулла искиткеч тыныч, сабыр, ачык чырайлы бабай иде. Оныкларына да бәләкәйдән үк Коръән сүрәләрен өйрәтте. Төпчек оныгы Флюраның 2-3 яшьлек чагында ук Коръән аятьләрен искиткеч матур итеп яттан сөйләве хәтеремдә калган”, - дип искә ала үткәннәрне чираттагы авылдашым Тимергали кызы Сәвия апа.
“Әйе, Сәгадәтбану, Мөнирә апаларның, эскәмиягә утыртып куеп, мине тыңлаганнарын хәтерлим. Сөйләп бетергәч, кулыма конфет-перәннек тоттырганнардыр инде. Яшьләр арасында кушаматым да абыстай булган әле минем, соңыннан гына белдем”, - дип хатирәләрен барлый үзе Флюра апа.
Нәҗип бабай тырыш, уңган кеше була, дин эшләрен генә түгел, дөнья эшләрен дә тигез алып бара. Сугыш вакытында, сугыштан соң авыр елларда, пенсия яшендә булуына карамастан, колхозның су буенда урнашкан ат абзарында каравылчы булып эшли. Каравылчы өенең миченә ягып, җылытып, ат җигәргә кирәк булган дилбегә-дирбияләрне киптереп, киләсе көн өчен әзерләп куя.
Бу дөньяга беребез дә гомерлеккә килми. 1961 елның көзендә, гомер иткән карчыгы Гыйззәтбануны кече кызы Хәкимә тәрбиясенә калдырып, Нәҗип мулла бу фани дөнья белән мәңгегә саубуллаша.
Гыйззәтбану апа исә, гомер иткән картыннан соң тагын 6 ел яшәп, кызларына оныкларын үстерешеп, 1967 елның сентябрендә гүр иясе була.
Хәкимә апа - Нәҗип мулланың 1921 елның 21 апрелендә, ачлык елны дөньяга килгән төпчек кызы. Үсеп, буй җиткергән чибәр кыз, апалары артыннан ук кияүгә чыгып, Нырты авылында үз оясын кора. Яраткан ире белән 3 кызга гомер бүләк итәләр. Язмыштыр инде, кызларын тигезлектә үстерергә язмый аларга. Гыйззәтбану апа кызының гаиләсе белән үз яннарында торуын тели. Хәкимә апа, 4 яшьлек Нәзирәсен һәм 2 яшьлек Нуриясен алып, туган йортына әйләнеп кайта. Кече кызы Флюра туган авылына кайткач туа. Ире хатынын, балаларын бик яратса да, йортка кереп торырга риза булмый. Ике авыл арасында шактый йөри әле ул. Әкренләп юллары мәңгегә аерыла аларның.
Хәкимә апа авылның сыер фермасына төнге каравылчы булып урнаша. Балаларга күз-колак булып, әти-әнисе кала. Кызлар әкренләп үсә, тормыш бер көйгә яткан кебек була. Тик язмыш Хәкимә апаны тынычлыкта калдырырга теләми шул, яңадан-яңа сынауларын җибәреп тора.
Газиз әтисе Нәҗип мулла үлгән көнне дә ике кайгы берьюлы килә аңа: бердәнбер туендыручылары булган сыерлары абзарларында егылып үлә. Кызларының: “Әниии! Сарай түбәсе ишелеп төште”, - дигән сүзләрен ишетеп, йөгереп тышка чыга Хәкимә апа. Сарай уртасында егылып үлгән сыерын күргәч: “Әй балалар, арты хәерле булсын инде”, - дип кенә әйтә. Газиз кешеңнең гомере белән дөнья малы арасында упкын кадәр аерма булуын бик яхшы аңлый ул. Өендә - таянычы булган әтисе, сараенда бердәнбер сыеры үлеп ятканда да, Хәкимә апа кызларына ныклык, сабырлык үрнәге булып кала. Аңа авыр гына түгел, бик авыр була.
Пенсиягә чыкканчы, колхоз фермасында барлыгы 22 ел хезмәт куя Хәкимә апа. Күрше апага кышкы карлы көннәрдә, язгы пычракларда төннәр буе бер сарайдан бер сарайга йөрүләре, көндез сыңар канат белән йорт-хуҗалык эшләрен алып барулары җиңел булмагандыр.
“Электр уты юк, җилле көннәрне фонарьны чиләккә утыртып, чиләк асып йөрим. Сыерлар бозаулый алмаса, авыл очында торган ферма мөдире Вагыйз абыйга йөгерәм. Сыерның бозавы туңып үлсә, җавапны миннән сорыйлар. Шуңа күрә йокламыйм. Бозаулыйсы сыер янындагы улакка салам салып, шунда ятып төн үткәрәм”, - дип сөйли торган була Хәкимә апа балаларына.
Уртанчы кызы Нурия техникумда бухгалтерлыкка укып колхозга эшкә кайткач, йортка бераз акча керә башлый. Бәрәңге, йон, алма сатып бөртекләп җыйган акчаларны барлап, Хәкимә апа, тузган өен сүтеп, яңа өй салу хәстәренә керешә. Ниһаять, 1972 елны гаилә яңа өйгә күченә.
Әкияттәге кебек берсеннән-берсе чибәр, уңган өч кыз, өч яктан газиз әниләренең тормышын җиңеләйтү өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Сабырлыгы, тырышлыгы, олы җанлы булып кала алганы өчен, Аллаһы Тәгалә Хәкимә апаның кызларына акыллы кияүләр насыйп итә. Бәйрәмнәрдә өй тутырып оныклар кайта. Салган өенең рәхәтен күреп, кызлары тәрбиясендә 7 оныгына сөенеп яши күрше апа. Ләкин тынычсыз төнге эш, салкын улакларда төн уздырулар эзсез генә узмый. Мөхәммәтнәҗип кызы Хәкимә апа, бөерләренә суык тидереп, озак кына авырып, балаларына, кияүләренә риза-бәхиллеген биреп, 1999 елның 10 ноябрендә кызлары кулында соңгы сулышларын ала.
Әниләре вафатыннан соң да, кызлар туган нигезләренә юлны онытмыйлар. Әниләре салган йортны буяп, яңартып торалар. Шатлыкларын бүлешеп, кайгыларын уртаклашып, бик еш очрашып, туганлык җепләрен ныгытып яшиләр. Мин истәлекләр белешеп шалтыраткан көнне дә кызларның Казанда, Флюра апа өендә кунак булган вакытлары иде. Мичкә бәлеш тыктык, әнине, авылны сагынып искә алдык, син дә кил әле дип, кунакка эндәштеләр үземне. Сөбханалла, күрше апаның кызлары бик туганчыл икән, дип уйлап куйдым шул минутларда.
Пәйгамбәребез: “Өч кызын да тиешле тәрбия биреп үстергән, кайгы-шатлыкларына сабыр иткән ананың урыны җәннәттә булыр”, - дигән. Өч кызы да намаз иясе булган, һәркөн газиз кызларының догасы ирешеп торган ананың урыны җәннәттә булачагына шигем юк.
Нәҗип мулла белән Гыйззәтбану апа тамыры нык, күркәм нәсел калдырганнар. Урыннарыгыз җәннәт түрләреннән булсын, кадерле күршеләрем.
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА,
Түбән Үрәс-Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев