Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Лилия Кирилова: бездә җәза бирү, баланы гаиләдән тартып алу дигән максат юк

Бүгенге көндә анда 18 яшүсмер һәм 20 имин булмаган гаилә исәптә тора.

Балачакта кызлар актриса, табиб яки укытучы булырга хыялланган вакытта, ул, форма киеп, кешеләргә ярдәм итәчәген төгәл белгән.

— Мин тумышым белән Мамадыш районыннан. Кечкенә вакытта ук форма кигән кешеләргә кызыгып карадым. Үземнең дә киләчәктә погонлы китель киеп каравым турында күзаллый идем, — дип сөйли Лилия Кирилова. — Әтием — отставкадагы полиция хезмәткәре, әнием Дегетле авылында колония-поселениедә хезмәт итте. Шуңа күрә әти-әнием минем киләчәк һөнәремне аңлап кабул итте. Алабуга милиция мәктәбен тәмамладым һәм Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлегенә эләктем. Штабта хезмәт иттем, параллель рәвештә Казан юридик институтында читтән торып укыдым һәм 2017 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор итеп күчерелдем.

Бүгенге көндә анда 18 яшүсмер һәм 20 имин булмаган гаилә исәптә тора. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор ул полиция хезмәткәре генә түгел, ә психолог, педагог та. Лилия Кирилованың эш көне минутларына кадәр язылып куелган. Ул төрле сәбәпләр аркасында профилактик хисапта торучы гаиләләрне тикшерә, балалар белән сөйләшә, документларны тәртипкә китерә. Участок инспекторлары, күршеләр, мәктәпләрдәге укытучылар, еш кына инспекторлар үзләре дә рейдлар вакытында шундый гаиләләрне табарга ярдәм итә икән.

— Исәпкә алынучылар сезгә ничек карый? — дип кызыксындым полиция майорыннан.

— Алар барысын да аңлый. Эшләү дәверендә исәптә торучы балалар һәм ата-аналар белән дә яхшы мөнәсәбәт урнашты. Миңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырата алалар, мин һәрвакыт элемтәдә. Аңлыйсызмы: бездә җәза бирү, баланы гаиләдән тартып алу, исәпкә кую, куркыту максаты юк. Эшебез хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүдән гыйбарәт. Әмма, кызганычка каршы, төрле хәлләр була. Кайвакыт хокук бозучыларга катгый җәза бирергә дә туры килә. Иң куркынычы, мөгаен, балаларны гаиләдән тартып алудыр. Практикамда шундый очрак булды: әнидән балаларын алып китүгә карамастан, ул хатын-кыз төзәтү юлына басмады, — ди инспектор. — Кешенең үз хаталарын аңлап, яхшы якка үзгәрергә тырышуын күрү — безнең өчен зур шатлык. Аларны исәптән төшергәч тә язмышлары белән кызыксынып торабыз.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә яшүсмерләр нигездә вак караклык, сугышу, спиртлы эчемлек куллану өчен эләгә икән. Интернет һәм телевидениенең дә тискәре йогынтысы чагыла. Лилия Кирилова сүзләренчә, хәзерге ата-аналарның иң зур проблемасы — аларның эше. Кайберләре баланы тәрбияләү — ул бөтен кирәк-ярак белән генә тәэмин итү дип уйлый. Ничек кенә эшнең күп булуына карамастан, бала өчен вакыт табарга кирәк.

— Әгәр дә балагызның үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизәсез икән, мәсәлән, ул агрессивка әйләнә, нәрсәдер яшерә, алдалый башласа, бу — борчылу өчен зур сәбәп. Ул күрмәгәндә, кием кесәләренә күз салыгыз, төрле исләргә игътибар итегез, телефонын, социаль челтәрләрдәге "бит«ен тикшерегез, — дип сөйли Лилия Рашит кызы. — Ышан, әмма тикшер — тәрбиянең төп кагыйдәсе. Гаилә үз проблемаларын яшермичә, аларны хәл итәргә омтылырга тиеш. Моның өчен мәктәп психологына, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әйе, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторның эше еш кына шундый күңелсезлекләр белән бәйле. Әмма хезмәтенең нәтиҗәләре күренгәч, барлык начарлык та онытыла. Шушы көннәрдә полиция майоры «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» конкурсының «Балачакны яклау» номинациясендә беренче урын яулаган. Бәйгедә җиңү — һәркемнең тырышлыгы.

— Бу бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Миңа җитәкчелек, хезмәттәшләремнең ярдәм кулы сузуы күңелле булды. 65 җәмәгать тәрбиячесеннән финалга 25 кеше генә үтте, — ди Лилия Кирилова. — Конкурста сөйләгән, мин исәпкә алган зат белән зур эш башкардык. Балигъ булмаган егет 2022 елда уртача авырлыктагы җинаять кылган өчен исәпкә куелган иде. Ул тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, агрессив иде, элемтәгә дә бармады. Минем өчен иң мөһиме аның белән уртак тел табу, диалог төзү иде. Беренче тапкырдан ук булмаса да, үз максатыма ирештем. Яшүсмер проблемалары турында ачыктан-ачык сөйли башлады. Нәтиҗәдә «чәнечкеле» бала якын кешегә әйләнде. Ул туры юлга басты: Казанга укырга керде, бер үк вакытта эшкә дә урнашты. Үзен генә түгел, әнисен, сеңелләрен дә акча белән тәэмин итеп тора. Без аның белән авыр тормыш хәлендә калган, физик мөмкинлеге чикле хатын-кызга инвалид коляскасы сатып алырга да ярдәм иттек. Бүгенге көндә уңай үзгәрешләр өчен ул исәптән төшерелде. Бу — безнең өчен дә зур күрсәткеч.

Җаваплы һәм катлаулы эш нәтиҗәсендә, гаиләгә, бигрәк тә хоббига кайвакыт буш вакыт калмаска да мөмкин. Әмма Лилия Кирилова спорт белән дә актив шөгыльләнә, төрле чараларда да катнаша. Ул — өч бала әнисе, яраткан тормыш иптәше. Ире һәм балалары аның бик кирәкле һәм мөһим эш башкаруы белән горурланалар һәм аны уңайсыз хәлгә куймаска, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев