Мәрьям Рахманкулова Арпаяз авылы турында
Авылда хатын-кызлар җыелып, мине җырлаталар иде.
Архивымны тәртипкә салып утырганда, күзем бер хатка төште. Бик тә истәлекле хат. Мин аны оныткан идем инде. Ул, шулай әйтергә яраса, авылдашым, күренекле җырчы, композитор Мәрьям апа Рахманкулованың үз кулы белән язган хаты. Хәзерге буыннар өчен дә бик кадерле истәлек.
Әнием, радиодан Мәрьям апа җырлый башласа, әйтми калмый иде: “Яшь чагында Мәрьям апа кимендә елга бер тапкыр авылга кайтып йөри иде. Ул миннән ун яшь чамасы олы. Аның әнисе безнең шактый ерактан килә торган нәсел-нәсәпкә барып тоташа. Колхоз чыкканчы, алар кайтып-килеп йөриләр иде. Шуннан соң никтер кайтмас булдылар. Алар кайта торган йорт хәзерге Бәйрәм абзыйлар каршында – елга буенда иде. Нәфисәттәйләр (ире Габдулла) белән алар якын туганнар дип беләм. Ә без исә Нәфисәттәйләр белән агай-энеләр булып яшәдек”.
Әни сөйләве буенча, мин менә шуларны хәтеремә сеңдереп калдырганмын.
Мәрьям апа – талантлы бөек шәхес – хатында әнисенең туган ягы турында бик тә җылы, матур итеп искә ала. Әлеге юлларны укыгач, Мәрьям ханым миңа тагын да якын булып китә. Менә ул хат:
“Кукмара районы, бигрәк тә Арпаяз авылы минем өчен күп кенә хатирәләр белән бәйләнгән. Арпаяз авылы минем бик кечкенә балачакларымны хәтерләтә. Бик күп еллар элек ул авылда яшәгән гаҗәеп күңелле, мөлаем кешеләре күз алдыма килеп басалар.
Арпаяз авылы – минем әниемнең туган авылы. Безне кечкенә чакта җәй саен, сабактан туктагач, әнием Арпаяз авылына алып кайта иде. Җәй буе авыл балалары белән чабышып уйнаулар, борчак кырына барулар минем күңелемдә бик матур эз калдырганнар. Борчак кырына без, ахры, бик күп йөри башлаганбыз. Олылар, бу хәлдән безне тыю өчен, бик кызыклы хәйлә корганнары хәтеремдә калган. Урамның икенче ягында яшәүче Бәйрәмгали абый, борчак кырына яшерен генә барып, түбәтәен һәм казакиен эчке ягы белән әйләндереп киеп, безнең килгәнне көтеп, үсемлек арасында яшеренеп кенә утырган. Без, йөгерешеп килеп, бик кызып кына борчак җыярга керешкәч, кинәт кулларын канаттай җәеп, “һау-у-у” дип килеп чыгуы һәм безнең гаять дәрәҗәдә куркышып чабуларыбыз бер дә истән чыкмый. Шул хәлдән соң борчак кырына йөрүдән, билгеле, без – вак балалар туктадык.
Авыл астындагы су буйларын, тәмле сулы чишмәләрен хәтерлим. Су буеның икенче ягында, авылга карап, бик биек ялан тау тора иде. Ул таудан без, балалар, көн саен кечкенә арбалар белән тәгәрәп төшеп уйный идек. Башка балаларныкы шикелле шул арбаларны безгә кардәш абыйларыбыз – Салихҗан, Зиннәт абыйларның ясап биргәннәрен хәтерлим. Ул кызыклы арбалар кечкенә генә, ике тәгәрмәчле, ике башында ике тәртәле була иде. Алдан ике тәгәрмәч тәгәрәп, артта ике тәртә өстерәлеп барып, безне бик текә таудан тәгәрәтеп алып төшүе безнең өчен бик кызыклы иде.
Бәйрәмгали абзыйларда бик тәмле сосла эчүләрем дә хәтердә калган.
Кечкенәдән үк мин бик җырны, көйне сөючән идем. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның инде гасыр башында ук шигырьләре халык арасында тарала башлаган иде. Мин шул шигырьләрне һәм башка матур халык җырларын калын дәфтәремә теркәп бара идем. Дәфтәрне бер дә үземнән калдырмыйча, җәй көне авылга да алып кайта идем. Авылда хатын-кызлар җыелып, мине дәфтәрдәге шигырьләрне укыталар һәм җырлаталар иде. Төннәрдә авыл җегетләренең су буенда гармун уйнап, авыл көйләрен җырлауларын мин таң атканчы йокламыйча тыңлап, бик нык тәэсирләнә идем. Моңлы җырлаудан, гармун тавышыннан күңелем тулып җылап ята идем.
Бик кечкенә чактан ук туган халкыбызның иҗади моңы белән сугарылып, халкыбызның искиткеч бай һәм гүзәл җырын-көен үзләштереп үскәнгә күрә, бара торгач, мин, билгеле, турыдан-туры сәнгать дөньясына кереп киттем. Соңыннан инде олы сәнгать кешесе булып китүемә Арпаяз авылында, аның элек-электән талантлы халкының да шактый йогынтысы булды, дип саныйм.
Арпаязның тирә-якларын да бераз хәтерлим. Ерак-ерак урманнарга, олыларга ияреп, җиләк җыярга да баргалый идек. Пычак, Өлге авыллары да бераз истә калган.
Хәзерге вакытта халкыбызның тормышы, культурасы зур адымнар белән алга китте, авылларыбыз зур уңышларга иреште. Авылларның мин кечкенә чактагы надан, фәкыйрь тормыш күренешләре хәзер әллә кайчан күргән бер төш шикелле генә тоела. Авылларыбыз хәзер шәһәрләрдән аермаслык бай, матур булып яшиләр.
Мәрьям РАХМАНКУЛОВА, РСФСРның халык артисткасы, 11.12.1979”.
Күрәбез, бу хатның язылуына кырык елдан артып киткән. Мәрьям апа аннан соң унөч ел яшәде әле. Хаттан ачык күренгәнчә, бу бөек шәхес, халкыбызның талантлы кызы гомеренең азагына кадәр безнең туган ягыбызга мәхәббәт белән яшәгән, анда күргәннәрен-кичергәннәрен олыгайганчы хәтерендә йөрткән. Аның әйткәннәре горурлык уята.
Минем үземә Мәрьям ханым белән аралашып яшәргә туры килмәде. Атаклы опера солисты Галия Кайбицкая белән бер мәртәбә түгәрәк чәй өстәле янында гына утыру насыйп булды.
Быел 20 ноябрьдә Мәрьям Рахманкулованың тууына 120 ел була. Туган ягыбызда аның исемен мәңгеләштерү турында уйларга бик җайлы форсат бу. Шулай эшли алсак, рухы шат булыр иде, дип уйлыйм.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
КФУ профессоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев