Мәгариф һәм фән министрлыгы май бәйрәмнәрендә мәктәпләрдә эш тәртибен аңлатты
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның май бәйрәмнәрендә ничек укулары турында аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Республикада биш көнлек уку атнасы режимында укучылар, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда укымыйлар. Ә алты көнлек уку атнасы белән укучылар 1, 2 майда һәм 8-10 майда ял итә. Балалар бакчалары да шул график буенча эшләячәк», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Татарстанда яшәүче эш кешеләре 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев