Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында Кукмара районында нинди эшләр башкарыла

“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында быел районыбызның Манзарас, Зур Кукмара, Нырья мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә “Үсеш ноктасы” санлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле үзәкләр ачу планлаштырыла.

Авыл һәм кече шәһәр мәктәпләренә исәпләнгән проект нигезендә белем йортларында тормыш иминлеге нигезләре, информатика, малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетлары төзекләндерелә, шахмат уйнау зонасы ясала, матди-техник база яңартыла.

Альбина МӨХӘММӘТОВА, Манзарас мәктәбе директоры:

-Мәктәпнең әлеге кабинетларында ремонт эшләре тулы көченә бара. Төзүчеләр информатика һәм технология кабинетларында тәрәзәләрне алыштырдылар, электр чыбыкларын яңарттылар, идәннәргә линолеум түшәлде. Алга таба стеналарны штукатурлап, асылмалы түшәм куясылары бар. Шушы көннәрдә җиһазлар да кайтырга тиеш. Төзекләндерү эшләре 820 мең сумга төшә. 

Николай ДАНИЛОВ, Нырья мәктәбе директоры:

-Төзекләндерү эшләре әле яңарак кына башланып китте. Бездә дә барлыгы биш зона яңартылачак. “Булгарстройкомплект” төзелеш оешмасы хезмәткәрләре көче белән биш сыйныф бүлмәсе икенче яшьлеген кичерәчәк. Ремонт эшләре 867 мең сумга төшә. 

Габит НӘҖИПОВ, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Зур Кукмара урта мәктәбе директоры:

-Белем йортында “Үсеш ноктасы” үзәге төзелүне сөенеп кабул иттек. Хәзерге вакытта дүрт сыйныф бүлмәсендә эш бара. Тормыш иминлеге, информатика кабинетларында ут кертелде инде. Белем көненә кадәр стена, идән-түшәмнәрне эшлисе бар. Әлеге эшләр өчен 1 миллион сумнан артык акча тотылачак. Тиешле таләпләргә туры китереп кайтарылган җиһазлар, шахмат зонасы укучыларга дәресләр вакытында һәм өстәмә белем бирү сәгатьләрендә файдалану өчен бик яхшы булачак. 

Фидәил МОСТАФИН, Зур Сәрдек гимназиясе директоры:

-Гимназиядә шулай ук биш зона төзекләндерелә. Барлык эшләр өчен 960 мең сум акча бүленде. Казаннан килгән төзелеш оешмасы хезмәткәрләре стеналарны штукатурлап, электр чыбыкларын алыштыралар, идән-тәрәзәләрне, ут лампаларын яңарталар. Яңа җиһазлар урнаштырганнан соң, сыйныф бүлмәләрен танып та булмас инде. Мондый мөмкинлекләр тудырганнары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. 

Азат ГАТИН, Кукмара аграр көллияте директоры:

-Бүгенге көндә “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проектын тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барабыз. Пилотсыз җайланмалар, спутник белән идарә итә торган авыл хуҗалыгы техникалары кайтканнан соң көллияттә уку-укыту барышы тагын да камилләшәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев