Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәчкәрә мәктәбе укучылары редакциядә кунакта булдылар

Газетаның чираттагы санын әзерләү барышы укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

“Хезмәт даны” газетасы редакциясе кунаклары Мәчкәрә урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары иде. Аларны бирегә укытучы Гөлнур Әгълиуллина алып килде.

Без балаларны бик теләп редакция белән таныштырдык. Газетаның чираттагы санын әзерләү барышы укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Малайлар һәм кызлар журналистларның язмалар әзерләгәндә ничек итеп мәгълүмат туплауларын, кешеләрдән ничек итеп интервью алганнарын да белделәр. Моның өчен белем, рус һәм татар телләрен белү генә түгел, ә кешеләр белән аралашу осталыгы да бик кирәк.

Укучыларга реклама, компьютер бүлмәләре дә ошады. Оператор Марат Бариев яшь кунакларга газетага язмалар салып, версткалап та күрсәтте.

Безгә балалардан гаиләләрендә район газетасына язылулары, үзләренең яшьтәшләре турындагы язмаларны укулары турында сөйләүләрен ишетү икеләтә күңелле булды.

-Безнең укучылар бик кызыксынучан. Алар редакциягә булган сәяхәттән үзләренә бик күп мәгълүмат алганнардыр, дип ышанам. Кем белә, бәлки, киләчәктә берәрсе журналист та булып куяр әле, - ди укучыларның сыйныф җитәкчеләре Гөлнур Әгълиуллина.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев