Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мамадышта прокурор урынбасары булып эшләүче якташыбыз зур бүләккә ия булды

    Әскәров Линар Камил улына Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Мактау грамотасы тапшырылды.

    Кукмарада туып-үсеп, бүгенге көндә Мамадыш районында прокурор урынбасары булып эшләүче якташыбыз Әскәров Линар Камил улы «Прокуратура органнарында хезмәт вазыйфаларын намуслы үтәгән һәм мактауга лаек хезмәте өчен» Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Мактау грамотасына ия булды.

    Реклама

    РФ генераль прокуроры Игорь Краснов имзалаган әлеге зур бүләкне якташыбызга прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Министрлар кабинетында уздырылган тантаналы чарада Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тапшырды.


    фото: mamadysh-rt.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: