Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ләйсән Гайнетдинова: Быел мин каратэ буенча югары күрсәткечләргә ирештем

Бу ел райондашларыбыз күңелендә нинди хатирәләр калдырды икән? Шул турыда сораштык әле.

Ләйсән ГАЙНЕТДИНОВА, Поч. Кучук урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:

- Быел мин яңадан спорт белән шөгыльләнә башладым, каратэ буенча югары күрсәткечләргә ирештем: дөнья чемпионатында катнаштым, Россия җыелма командасы составына кереп, Болгариядә чыгыш ясау мөмкинлеге алдым. Барысы да апрель аенда Мәскәүгә Россия чемпионатына барырга әзерләнүдән башланды. Безнең тырышлыкларыбыз, тренировкалар үз нәтиҗәсен бирде: мин, икенче урынны яулап, Россия җыелма командасы составына кердем. Аннан соң, Болгариядә дә уңышлы чыгыш ясадым. Алга таба да якыннарымны спортта җиңүләрем һәм укудагы уңышларым белән сөендерәсем килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев