Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубянда узган спартакиадада 200дән артык кеше чаңгыда узышты

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Районыбызның Лубян авылында ТАССР оешуга – 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган зур чара - “Урман чаңгы юлы – 2020” кышкы спартакиадасы узды. Аны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм Лубян урман-техник көллияте оештырды.
Спартакиадада министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, республиканың Урманнарны яклау үзәге, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һәм башкалар катнашты. Барлыгы 200дән артык кеше чаңгыда узышты.

Чараның тантаналы өлешен ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев ачып җибәрде.

“Быел республикакүләм спартакиада унынчы тапкыр уза. Аның Лубянда оештырылуы юкка түгел. Чөнки Лубян - безнең урман байлыгының “энҗесе” ул, - диде министр. - Әлеге бәйгедә иң көчлеләр җиңү яулар, дип ышанам”.

Район башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында район халкының спортка тартылуын, моның өчен бар шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. “Безнең максат – сәламәт, көчле яшьләр тәрбияләү”, - диде ул.

Чаңгычыларны балалар, яшүсмерләр, студентлар, укучылар, 16-25 яшьлек кызлар, 18-35 яшьлек ир-егетләр, хатын-кызлар, 35 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр дигән категорияләр буенча ачыкладылар.

Шулай ук биредә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби-гамәли спорт төрләре буенча да ярышлар узды. Анда катнашучылар җиргә ориентлашу, граната ату, сугыш кирәк-яраклары күчерү һәм башка биремнәрне үтәделәр.

Спартакиадага килүчеләр бәйгеләрдә генә катнашып калмады, районыбыз үзешәчннәре әзерләгән концертны, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары әзерләгән күргәзмәләрне дә карады.

Чара соңында җиңүчеләргә Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk