Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кыш бабай, Кар кызы тау чаңгысы-сноуборд белән шөгыльләнүче балаларны бәйрәм белән котлады

Убырлы карчык һәм җәнлекләр уеннар үткәрергә булыштылар

“Бакыр тавы” тау чаңгысы комплексында “Олимп” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар өчен костюмлаштырылган чара узды. Аның барышында Кыш Бабай, Кар кызы балаларны яңа ел белән котлап, бүләкләр тапшырды, ә Убырлы карчык һәм җәнлекләр уеннар үткәрергә булыштылар.

- Матур традициягә әверелгән бу чараны үткәрергә безгә “Туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре ярдәм итте. Алар Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле җәнлекләр булып киенеп, тау чаңгысы-сноуборд төркемендә шөгыльләнүчеләрнең тренировкасы вакытында урманнан, агачлар арасыннан килеп чыктылар. Балалар аларны күреп шаккатты, кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннан соң “Буран” һәм “Кыш бабай” командаларына бүленеп, эстафетада катнаштылар. Шулай ук кунаклар балалрга юлларда имин йөрүләрен теләп, яктылыкны кире кайтаручы билгеләр дә бүләк иттеләр, - диде тренер Диләрә Ибәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев