Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның күпкатлы йортларында яшәүче подъездда җыештыручы булмаудан зарланды

“Үзегез җыештыра алмыйсызмыни, хатын-кызга бер авырлыгы юк бит”, - диючеләр дә булыр арада.

Безнең күпкатлы йортта инде күптәннән идән юучы юк. Яхшылап кына җыештыра башлыйлар, арада әче телле берәү килеп чыга да моның бар хезмәтен “юкка чыгара”: я су сорап ишек кагуы ошамый, я идәндә су калдыра, корытмый дип бәйләнә. Күптән түгел бер ханым юа башлаган иде подъезд идәнен. Хәтта гомер буе су күрмәгән тәрәзәләргә кадәр ялт итеп сөртте. Көннәрдән беркөнне ул да күренми башлады. Сәбәбен ачыкларга теләп, идарәче компаниягә шалтыраткан идек: “Китте ул эшеннән. Хәзер идән юучы таба алмыйбыз, беркем килми бит”, - диделәр. Менә шундый хәлләр. Үзеңнән булмагач, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә бик кирәк тә бит, юк шул, эчеңдәге бар ачуны кемгәдер чыгарып, аның кәефен кырасы.​

“Үзегез җыештыра алмыйсызмыни, хатын-кызга бер авырлыгы юк бит”, - диючеләр дә булыр арада. Мин үзебезнең катны атнага бер тапкыр сөртеп алам үзе, һавалар сафланып киткәндәй була. Атналап дежур да куеп карадык. Берсе үз чиратында юмады да, аңа башкалар кушылды. Тузан, пычрак эчендә яшәүнең рәхәт түгеллеген һәркем белә бит инде, тик менә чиләк белән чүпрәк тотып чыгучылар гына күренми. Берәрсен яллап, бераз акча түләп юдыртыйкмы әллә, дигәч тә арада: “Без кайбер атнада көнгә бер тапкыр да подъездга чыкмыйбыз”, - диючеләр булган. Нәрсә дисең инде андыйларга. Эчтән янып-көеп ятарга, яңа җыештыручы килгәнен сабыр гына көтәргә кала...

Әлфия К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk