Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми
Соңгы яңалыклар

Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми

Әлеге участокка барлыгы 980 сайлаучы теркәлгән.

Кукмараның күппрофильле лицеенда урнашкан 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми, сайлаулар актив рәвештә уза. 

Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми

Әлеге участокка барлыгы 980 сайлаучы теркәлгән. Халык көн матур, бәрәңге алыр чак дип тормый, сайлауда катнашып, гражданлык позициясен билгеләргә ашыга.

Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми

«Кукмаралыларның сайлауда актив катнашуларын күрү бик күңелле. Чөнки бу — барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга. Тәртип бозып йөрүчеләр дә юк, бик тыныч уза», — диде сайлау участогы комиссиясе әгъзасы Алсу Исмәгыйлева.

Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән халык өзелми

Сайлау участогына гаиләләре белән күмәкләшеп баручылар да бик күп.

«Тормыш иптәшем һәм оныгым белән килдек. Һәркем бүгенге сайлауда үз тавышын бирергә тиеш дип уйлыйм. Татарстаныбыз һәм Кукмарабыз алга таба да чәчәк атсын», — диде кукмаралы Евгений Кормильцев.

фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев