Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның шәһәр көнендә  район үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр

Бүләкләрне район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды.

Шәһәр көнендә район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара районы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы приказы белән «Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» күкрәк билгесе белән Кукмара 3нче урта мәктәбе укытучысы Роза Рәхимова бүләкләнде.

Кукмара районы Советы карары белән Кукмара муниципаль районы мәгариф системасына керткән зур өлеше, Кукмара муниципаль районы һәм аның халкы файдасына башкарган эшләре һәм гамәлләре өчен «Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме Байлангар урта мәктәбе укытучысы Хәтмулла Вәкказовка бирелде.

Кукмара муниципаль районының мәдәният үсешенә зур өлеш кертүеләре өчен «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медале белән район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм халык театры режиссеры Рамил Сәлахетдинов, район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Римма Сәлахетдиновалар бүләкләнде.

Кукмара районында юл хуҗалыгы төзелешенә зур өлеш керткәне өчен «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медале белән районның юл төзелеше өлкәсендә 38 ел эшләгән Зоя Ибләминова бүләкләнде.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk