Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның мәдәният учаклары «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» акциясенә кушылды

Әлеге чара укучыларга илебез халыкларының күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәтү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе старт алды.

Проект илдә яшәүче халыкларның күпмилләтле традицион мәдәниятен заманча өйрәнүне күздә тоткан чаралар циклыннан гыйбарәт. Ул шулай ук иҗади, тикшеренү, агарту юнәлешләрен үз эченә ала.

Акциягә Починок Сутер һәм Югары Шөн клубларының мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.

«Клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен удмурт хатын-кызларының костюмнары һәм бизәнү әйберләре күрсәтелде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Аларда киемнәрдәге һәр элемент кызыксыну уятты», - дип сөйләде Поч. Сутер авылының клуб мөдире Людмила Леонидовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk