Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Ләйсән» бакчасы тәрбиячесе республика конкурсында призлы урын алды

«Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесендә 250 кеше катнашкан.

Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасы сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә даими эш алып бара. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белән берлектә март-апрель айларында республикакүләм «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Ләйсән» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөлфия Нигъмәтуллина хәбәр итте.

Анда 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша алды, 250 кеше чыгыш ясады. Безнең балалар бакчасыннан физик тәрбия инструкторы Гөлнар Әшрапова, тәрбияче Луиза Галимянова, Рүзилә Усманова катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Гөлнар Әшрәпова «Яшь җәяүленең дуслары» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен проза» номинациясендә өченче урынны яулады.

«Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә Казан дәүләт мәдәният институтында ясалды. Бәйгенең җиңүчеләре якташыбыз, татар шагыйре, драматург, «Идел» журналы редакторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин, татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш редакторы Зилә Хөснетдинова катнашында үткәрелгән мастер-класста катнашып, язу эшенең нечкәлекләренә төшенделәр, балалар бакчасының эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмәдә югары бәя алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X