Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында сабыйлар ярышты

Балалар “Кыю хоккейчылар”, “Төз атучы”, “Себеркедә узышу” һәм башка төрле эстафеталарда елгырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр

“Чулпан” балалар бакчасында “Кышкы уеннар” дигән спорт ярышлары үтте. Бәйрәм программасы шактый бай иде. Ике команда: “Кар бөртекләре” һәм “Кар бабайлар” җиңү өчен көрәште. Әкият геройлары – Кар бабай һәм Убырлы карчык бәйрәмгә ямь бирде. Яшь катнашучылар өчен җан атарга әти- әниләре  дә килгән иде. Балалар “Кыю хоккейчылар”, “Төз атучы”, “Себеркедә узышу”  һәм башка төрле эстафеталарда елгырлыкларын  һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Финишка беренче килү теләге балаларны  шулкадәр биләп алды ки, хәтта суыкны да, җилне дә тоймадылар.

Чыннан да, әлеге чара мавык- тыргыч булды һәм уңай тәэсирләр генә калдырды. “Ә-ә, бу җиңел бит!” – дип, бертавыштан кычкырды балалар, чираттагы эстафетага керешеп.
- Бала шат күңелле һәм сәламәт икән, барысын да булдыра. Ә сәламәт булу өчен бу хакта кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә безнең бакчада балаларның сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Биредә һәр иртә зарядкадан башланып китә, ә ул күңелне күтәреп җибәрә. Балаларның күбесе спорт секцияләрендә шөгыльләнә, - дип сөйли физик культура буенча инструктор Светлана Матниязова.

Ул – үз һөнәренең остасы. “Күңелле стартлар”, “Йөгерүчеләр көне”, “Сикерүче көне”, “Нептун кунакта” кебек спорт чараларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. Ата- аналар белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә. Инструктор сүзләренә караганда, сәламәт яшәү рәвешенең нигезе нәкъ менә бала чакта салына.

- Балалар белән саф һавада йөрергә чыкканда, вакытны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Шөгыльләре булганда алар күңелсезләнүне белмиләр. Уеннар уйныйбыз, табигатьне, кошларны күзәтәбез, нәниләр участоктагы карны көрәргә дә теләп булышалар. Бу чаралар балаларны һәм тәрбиячеләрне берләштерә, нәниләр  командада эшләргә өйрәнәләр, - диде тәрбияче Диләрә Гарифуллина.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk