Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның аз керемле гаиләләренә дару өчен сертификат бирелә

Районда 55 кеше дарулар алу өчен сертификатка ия булды.

Өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә 1 гыйнвардан дарулар алу өчен социаль ярдәм чарасы - сертификат бирү карала. Дару яисә даруханә ассортиментындагы башка товар алу өчен булган әлеге түләү әти-әниләрнең берсенә (законлы вәкилләргә) билгеләнә.

Ярдәмнең күләме биш мең сумны тәшкил итә. Аны алу өчен “Ак Барс” Банкында исәп-хисап счеты ачарга кирәк. Даруларны конкурс нигезендә сайлап алынган даруханә челтәрләрендә алырга мөмкин.

Кукмара районында 55 кеше дарулар алу өчен сертификатка ия булды.

Барлык сораулар белән дә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44 йорт. Телефон: 2-61-09, 2-83-94, 2-76-11.

Фото: Рамиль Гали/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk