Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларга ярдәм кирәк: «Йортыбыз яраксыз хәлгә килде»

Янгын 30 октябрендә чыккан.

30 октябрьдә янгын чыгып, Кукмара шәһәре, Эшчеләр тыкрыгы урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан йортыбыз яраксыз хәлгә килде. Барлык документлар, киемнәр, йорт җиһазлары янды.

Урамга нинди кием белән йөгереп чыксак, шулар белән калдык. Күбек һәм су сиптерү сәбәпле, өй эчендәге әйберләр яраксыз хәлгә килде. Тормышыбызны рәткә китерү үзебезнең генә көчебездән килми, райондашларыбызга мөрәҗәгать итмичә булмады. 27 яшьлек беренче төркем инвалид кызыбыз да үзенең уенчыклары, киемнәре юкка чыгуын бик авыр кичерде, ашамый-эчми. 10 көн эчендә җиде килограмм авырлыгын югалтты.

Хөрмәтле райондашлар! Гаиләбезгә матди яктан ярдәм итәргә теләгегез булса, без ярдәмегезне бик теләп кабул итәр идек. Аллаһы Тәгалә сезне борчу-казалардан, көтелмәгән кайгылардан сакласын. Әмин.

Телефон номерым 89061122287. Ул  Сбербанк картасына беркетелгән.

Рамазан КИЧИЛИЕВ, Кукмара

фото: янгын сүндерү һәм коткару бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев