Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар кодлы тормышка аяк басты

Район газетасы журналисты полиция хезмәткәрләре белән рейдка чыкты һәм яңа таләпләрнең үтәлеше белән танышты.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы чикләүләрнең катгыйландырылуы, QR-код системасы кертелү турында ишетми-белми калмаучылар сирәктер. “Нәрсә соң ул QR-код? Аны кайдан алып була?” – дип баш вата күпләр.
QR-код ул – кәрәзле телефон ярдәмендә сканер ясап укырга мөмкин булган штрих-код. Анда кешенең исеме һәм фамилиясе, паспорт мәгълүматлары, туган көненең беренче хәрефе һәм саннары күрсәтелә. Әлеге код коронавируска каршы вакцина ясаткан кешегә – бер елга, ковид белән авыргансың, һәм ул медицина учреждениесендә рәсми теркәлгән икән – ярты елга, ПЦР тапшырган очракта 72 сәгатькә бирелә.
- Коронавирус инфекциясенең мәкерле чир икәнен бар кеше белә. Чөнки никадәр гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килде, күпме кешене яшәү белән үлем арасында калдырып, зур сынаулар узарга мәҗбүр итте ул. Кызганыч, әлеге зәхмәт чигенергә һич тә уйламый, һаман үзгәрә, яңа штаммнары барлыкка килә. Безнең районда да авыручылар бик күп, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Руслан Димитриев. - Көн саен диярлек Covid-19дан зарарланучылар теркәлә. Без, әлбәттә, кулыбыздан килгәнне эшлибез, авыруларны тиешенчә дәвалыйбыз. Әмма вирус аяктан екмасын өчен, алдан ук тиешле чарасын күрү мөһим. Мин моның юлын бары тик тиешле санитар таләпләрне үтәү һәм прививка ясатуда күрәм. Кукмара районында 18 яшьтән өлкәнрәк 39 мең 315 кеше исәпләнә. 16 мең 140 кеше коронавируска каршы вакцинацияләү үтте. Бүгенге көндә районга 16 мең 790 доза вакцина кайтты. Прививкадан курыкмаска, аны ясатырга кирәк. Ә инде QR-кодка килгәндә, ул медицина учреждениесендә бирелми. Шуның өчен код яисә белешмә сорап, район үзәк дәваханәсенә киләсе түгел. Без бары тик вакцинация генә уздырабыз.

Игътибар! Код алу өчен Россия Дәүләт хезмәте порталында теркәлү мөһим. Covid-19дан прививка ясатканнан соң, мәгълүматлар порталдагы шәхси кабинетка җибәрелә. QR-код вакцинаның ике этабын да үткәннән соң юлланган сертификатта була. Аны кәгазьгә чыгартып алырга я телефоннан күрсәтергә мөмкин.  

Яңа таләпләр буенча вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда Covid-19 белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәҗбүри үзизоляцияләү режимы кертелә. Шулай ук хәзер җәмәгать туклану урыннары, фитнес-үзәк, спорт, сәүдә-күңел ачу зоналарына, мәйданы 400 квадрат метрдан зуррак булган кибетләргә бары тик QR-код күрсәткәч кенә кереп була. Ә менә азык-төлек, кечкенә көнкүреш кибетләре, даруханә, почта, чәчтарашханәдә, җәмәгать транспортында код соралмый. Кукмарада хәл ничегрәк икән? Полициянең участок инспекторлары Илнар Вафин һәм Илназ Таразовлар белән шәһәрне әйләнеп кайттык.
...Иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган “Илфани”да, чын мәгънәсендә, тынлык. Кибет эчендә күп дигәндә дүрт кеше очрады.
- Кибеткә бары тик QR-коды булган сатып алучыларны гына кертәбез. Моның өчен аерым бер кеше билгеләнде. Ул ишек янында тора һәм килүчеләрнең телефондагы яисә кәгазьдәге кодларына үзенең кәрәзле телефоны ярдәмендә сканер ясый, паспорт мәгълүматлары белән чагыштыра. Сатып алучылар шимбә-якшәмбе шактый булды, ә менә калган көннәрдә бик аз инде. Код белән килмәүчеләрне дә кире борып чыгармаска тырышабыз. Аларга сатучы-консультантлар кирәкле товарны үзләре алып чыгып бирә, - ди кибет контролеры Раиф Гатин.
Нократ Аланыннан Кукмарага кибеткә килгән ир кеше белән дә аралашып алдык. “Мин коронавируска каршы прививка ясаттым. Ә менә хатыным өлгермәде, чир ияртте. Шөкер, хәзер терелде инде. Икебезнең дә телефонда QR-кодлар бар, - ди Виталий Андреев. – Кибеткә барганда үзебез белән барлык тиешле документларны йөртәбез. Авыртучы күп булгач, аптыраганнан кертәләрдер инде мондый чараларны. Сакланасы, өйдә генә торасы да бит – кибеткә дә чыкмыйча булмый”.
Шәһәрнең Гафиятуллин урамындагы “ДНС” кибетендә дә шул хәл. Анда сәүдә залының мәйданы 400 квадрат метрдан артмаганлыктан, әлегә рәсми рәвештә QR-код соралмый үзе. Шулай да консультантлар кибеткә керүчеләрдән прививка ясату-ясатмаулары, код турында белешми калмый.
 - Кукмарада халык бик тәртипле, бер әйтүдә аңлыйлар. Вакцина ясатмаган кеше очрый икән, ул зал буенча йөрми. Без аны бинаның икенче бер ишегенә килергә тәкъдим итәбез, консультация үткәрәбез, - ди идарәче Роман Рассамахин.
Спорт объектларына да сугылдык. “Барс Арена” спорт залында Кукмара өченче урта мәктәбе укучылары шөгыльләнә иде. Аларның физик тәрбия дәресе биредә уза. Ә инде кичке сәгать алтыдан сәгать тугызга кадәр вакыт өлкәннәр өчен каралган. “Катгый чикләүләрдән соң спорт залына йөрүчеләр кимеде. Әмма аларның күбесе прививка ясатачакбыз һәм икенче юлы код белән киләбез, дип ышандыралар. Бүгенге көндә бездә тренажерларда, бокс һәм каратэ белән шөгыльләнергә мөмкин”, - ди универсаль спорт залы директоры, халыкара класс буенча спорт мастеры Альберт Шәңгәрәев.  
“Зилант”та бассейн, көрәш, теннис, уен һәм тренажер заллары эшли.
- Хәзерге вакытта 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше безгә бары тик махсус QR-код күрсәткән очракта гына керә һәм спорт белән шөгыльләнә ала, - ди “Зилант” спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллин. – Бу таләп балаларга кагылмый. Аларның шөгыльләре расписание нигезендә алып барыла. Бездә эшләүче хезмәткәрләргә килсәк, аларның барысы да коронавируска каршы прививка ясатты һәм QR-код алды.
Ашханә һәм кафеларга да хәзер теләсә ничек кереп булмый. Вакцина ясатмагансың һәм махсус кодың юк икән, тәмле исләр исни-исни, бинаны әйләнеп узарга мәҗбүр буласың. “Төш вакытларында, шимбә-якшәмбе кеше аеруча күп була иде. Чикләүләрдән соң атна уртасында зал буп-буш. Хәтта туган көн уздырырга теләүчеләрнең дә заявкаларын кире кагып, акчаларын кайтарырга мәҗбүр булдык, - ди “Лофт” кафесы официанты Кристина Цылева. - Безгә керү бары тик код аша гына. Шулай ук паспорт яисә башка документ күрсәтү дә сорала. Залга үткәнче һәркемнең тән температурасын үлчибез, кулларны дезинфекцияләү чарасы, перчатка һәм битлек бирәбез. Ярый әле телефон аша заявкалар кабул итеп, илтеп бирү хезмәте эшли. Юкса, бөтенләй кыен хәлдә калыр идек. Тизрәк чирнең чигенеп, үзебезнең эш режимына кайтуыбызны телим”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk