Кукмаралылар август аенда гына мошенникларга 2 миллионнан артык акча күчергән
Гражданнарга барлыгы 2 130 000 (ике миллион йөз утыз мең) сумнан артык зыян килгән.
2024 елның августында Кукмара районында 6 мошенниклык очрагы теркәлгән, алар арасында банк картасыннан акча үзләштерү, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына хокуксыз керү ысулы да бар. Гражданнарга барлыгы 2 130 000 (ике миллион йөз утыз мең) сумнан артык зыян килгән.
Шунысын да искәртергә кирәк, дәүләт хезмәтләренә һөҗүм иткәндә, кырыгалдарлар корбаннары белән аралашып, ялган ысул белән барлык парольләрне сорап ала. Районыбызда даими рәвештә мошенниклыкны профилактикалау буенча эш алып барылуга карамастан, югары процентка инвестицияләү ысулы белән акча эшләү иң популяр һәи киң куллана торганы булып тора. Әлбәттә, бүгенге көндә күпләр өйләреннән генә чыкмыйча зур акчалар эшләргә тели.
Әйтик, районыбыз гражданнары интернет киңлекләрендәге төрле сайтларга кереп, анда акча эшләүнең җиңел юлларын эзлиләр. Алар акча эшләү буенча төрле белдерүләр табып, үзләре үк мошенниклар белән элемтәгә керә. Шуны гына көткән җинаятьче корбаны белән оста манипуляцияли башлый. Шулай итеп, безнең гражданнар зур суммадагы акчаларын төрле счетларга күчерә. Кайвакыт ялган ятьмәсенә төшкән кешеләргә туганнары, күршеләре, дуслары һәм танышлары ярдәмгә килә. Шул рәвешле, алар да алдау схемасының корбаннарына әверелә.
Быел җәй башында бер райондашыбызга билгесез кешеләр шалтыратып, сәүдә платформасына акча кертү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Ул мошенникларның сүзләренә ышана һәм акчаларын мошенникларның төрле счетларына күчерә башлый. Акчасы беткәч, танышларыннан бурычка ала һәм билгесез счетларга күчерә. Кырыгалдарларга барлыгы 8 000 000 сумнан артык акча тапшыра. Танышлары полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына, әлеге ханымны туктатып кала алдык. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды.
Өлкәннәребезгә түбәндәге киңәшләрне бирәсе килә:
1) таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска;
2) төрле структуралардан шалтыратканда шунда ук телефонны куярга һәм якын туганыңа шалтыратырга;
3) әгәр сезне куркытканнар икән, һичшиксез полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк;
4) телефоныгызга язылган контактлар белән генә аралашыгыз.
Бүгенге көндә мошенниклыкның төп төре булып элемтә операторы белән шартнамәне озайту сылтавы, ягъни сезнең сим-картагызның хезмәтен озайту, шулай ук сез файдаланмый торган элемтә операторларының сим-карталарын рәсмиләштерү юлы белән алдау ысулы тора.
Бу очракта мошенниклар кәрәзле элемтә операторлары исеменнән шалтыраталар һәм сөйләшү вакытында барлык кирәкле мәгълүматны, ә нәкъ менә паспорт, СНИЛС номерларын сорап алалар, шуның белән үзләренә сезнең шәхси аккаунтларга юл ачалар. Барлык кирәкле мәгълүматны алгач, алар инде ике схема буенча эш итә:
- беренчедән, дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге алып, сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерәләр һәм аларны үз счетларына күчерәләр;
- икенчедән, әңгәмәдәш белән, ягъни инде шулкадәр үзенә ышанган корбаны белән сөйләшүдән ләззәт алып, банк счетлары мәгълүматларын, парольләрне белешеп, акчаларын үзләштерәләр.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, кәрәзле элемтә операторы күрсәтелгән элемтә хезмәтләре өчен хезмәт хакы ала, һәм ул сезгә шалтыратып, элемтә хезмәтен озайтуны таләп итә алмый. Элемтә хезмәте бары тик элемтә салонында гына яисә элемтә операторына шалтыратып кына күрсәтелә. Мәгълүм булганча, кәрәзле элемтә операторлары үзебез шалтыраткач, безгә 5-10 минут вакыт узгач кына җавап бирә. Икенче очракта мошенниклар ике айдан артык файдаланмый торган сим-карталарны сатып ала. Ә сим-картада паспорт мәгълүматлары бар. Элемтә салоны билгеле бер вакыттан соң сезнең абонент номерыгызны кирәксез дип сата һәм сатып алучы (мошенник) сезнең шәхси мәгълүматларыгызны кредитлар, микрозаймнар алу өчен, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен куллана. Кирәкле шәхси мәгълүматларны алгач, мошенник аларны үз файдасына куллана.
Мошенниклыкның әлеге төрләренең төп профилактикасына да тукталыйк:
- абонент номерлары югалган яки кулланыштан чыккан очракта, һичшиксез, Кукмара шәһәренең үзәгендә урнашкан элемтә салонына мөрәҗәгать итегез һәм гариза ярдәмендә абонент номерыгызны сүндерегез;
- мобиль элемтә чараларына сакчыл булыгыз, югалтырга тырышмагыз;
- дәүләт хезмәтләре порталыннан кимендә атнага бер тапкыр файдаланып, парольләрегезне вакытында яңартыгыз.
Эльвира ЗАКИРОВА,
район эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев