Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан социаль хезмәткәре Эльмира Салихова: «Мин үз эшемне яратам һәм намус белән башкарам»

Эльмира 70 яшьтән 85 яшькә кадәрге алты өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.

Районыбызда 64 социаль хезмәткәр исәпләнә, шуларның 17се - Кукмарада. 

Социаль хезмәткәр тәрбиясендә авыр тормыш хәлендә калучылар, өлкән яшьтәгеләр, ветераннар һәм инвалидлар бар. Аларның ышанычын яулау кайвакыт бик авыр, әмма әлеге һөнәрне сайлаучылар һәркемнең йөрәгенә ачкыч таба белә. 

Эльмира Салихова – «Тылсым» үзәгенең социаль хезмәткәре. Без, гадәттә, бу өлкәгә 40 яшьтән узган хатын-кызлар киләдер дип уйларга күнеккән. Ә менә язмам герое шул стереотипларны җимерә. Яшь, матур, энергияле ул. «Мин үз эшемне яратам һәм намус белән башкарам», - ди дүрт ел социаль хезмәткәр вазыйфасын башкаручы ханым. 
Әлеге хезмәт читтән караганда гына җиңел сыман тоела: пенсионер янына килеп, фатирны җыештырдың, ашаттың, савыт-сабаларны юдың да эш бетте кебек. Әмма бу әле башы гына. Социаль хезмәткәрнең вазыйфалары арасында тәрбияләнүчене юындыру, көндәлек процедуралар башкару, азык-төлек, беренчел кирәк булган товарлар, дару, рецептлар буенча медикаментлар сатып алу, дәваханә һәм дәүләт учреждениеләренә озата бару да бар.  

Эльмира 70 яшьтән 85 яшькә кадәрге алты өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Аларның күбесе үз аягында йөри, әмма арада ярдәмгә мохтаҗ, авырулар да бар. Андый-мондый кирәге чыкса дип, туганнарының телефон номерлары да аның һәрчак кул астында. 
Эш көне иртәнге сәгать 8дә башлана. График буенча көненә 5-6 өйгә керергә кирәк. Көн саен бару таләп ителә торган пенсионерлар да бар, ә кемгәдер атнага берничә тапкыр гына килү дә җитә. Һәр клиентның үз вакыты: берсе – игелекле «фея»ны иртән-иртүк, ә икенчесе төшке аштан соң көтә. Эльмира, өлкәннәрне яратып һәм үз итеп: «Әбиләрем», - дип атый. Ул хәтта аларның ризыкка булган өстенлекләрен дә белә. «Әбиләрем яратып ашый торган берәр продуктны ташлама я акция буенча күрсәм, шалтыратып белешәм дә алып кайтып бирәм», - ди ул. 

Без Эльмира белән җомга иртәсендә даруханә янында очраштык. Ул инде үзенең тәрбиясендәге әбиләрнең берсенә кереп тә чыгарга өлгергән иде. «70 яшьлек бер хатын-кызның акыл ягы зәгыйфь. Шуның өчен кергән саен аның белән кабаттан танышырга туры килә, дисәм дә була. Мин анда башкаларга караганда озаграк торам: өен җыештырам, ризык әзерлим, ашатам», - ди ул. Хәзер без Эльмира белән бергәләп өлкәннәрнең чираттагысына барабыз. Ләкин моңа кадәр даруханәгә керергә кирәк.
«Даруларны дәвалаучы табиб билгеләве буенча алам. Берәүләргә - кан басымы, икенчеләренә йөткерү, бронхиттан кирәк. Башкарасы эшләрне онытмас өчен, исемлек язып куям. Әбиләремнең сораганнары булмаса да, һәр даруга касса чегы алам.

Әбиләрнең күбесе ачык күңелле, тормыштан зарланмыйлар. Үзем белән редакциядә эшләүче кызны алып киләм, дигәч тә каршы килмәделәр, сөенделәр генә», - дип елмая социаль хезмәткәр.

...Безне фатир ишеге янында мөлаем гына бер әби каршы ала. Елизавета Миннебаевага – 85 яшь. Аңа социаль хезмәткәр атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне бара. Иң беренче эш итеп Эльмира аның хәл-әхвәлен сораша, сатып алган даруларны тапшыра. Шуннан соң эшкә керешә. Без барында аның янына дусты Флера ханым килде. Эльмира аш-су бүлмәсендә кайнашкан арада Елизавета Андреевна белән аның тормыш юлын урадым. 

«Минем эш тәҗрибәм 40 ел. 1953 елда Кукмара киез итек-киез комбинатына эшкә урнаштым һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйдым. Гомерем буе тырышып эшләдем, беркемнән берни сорамадым, бары тик үз-үземә генә ышандым. Хәзер тормышлар бик яхшы, өйләр җылы, бар мөмкинлекләр дә тудырылган, пенсияне вакытында китерәләр. Тормыш иптәшем белән алты бала тәрбияләп үстердек. Барысы да бу тормышта үз юлларын тапты. Хәзер аларның уңышларына сөенәм. 20 ел параличланган иремне тәрбияләп, соңгы юлга озаттым.Мин үзем тумышым белән Үрәсбаш авылыннан. 1942 елда әтине фронтка алдылар. Сугыш чорында солдатларга өч бармаклы итеп перчаткалар бәйләвем истә. Әни 1946 елда бала тапканда вафат булды. Миңа ул чагында 9 яшь иде. Минем карамакта дүрт яшьлек сеңлем, җиде яшьлек энем калды. Бүгенгедәй хәтерлим әле: мәктәптә бирелгән өй эшләренә вакытым калмаганлыктан, аларны тәнәфесләрдә эшли идем. Математика фәнен яраттым. Хәзер дә калькулятор кирәк түгел, хәтердән генә кушам һәм алам. Телевизордан Татарстан яңалыкларын карыйм, алты төрле газетага язылам. Вакытлы матбугатны яратып укыйм», - дип сөйли Елизавета апа.  

Елизавета апа Эльмираны бик ярата, аның килүен көтеп ала икән. 

«Кайгыртучан, әдәпле кыз ул. Аннан беркайчан тупас сүз ишетмәссең. Ял көннәрендә сагынам үзен. Танышлыгыбызга ике генә ел булса да, аңа үз-үземә ышанган шикелле ышанам», - ди ул социаль хезмәткәр турында. 

«Бу һөнәрдә иң мөһиме нәрсә?» - дип кызыксынам язмам героеннан.

«Миңа үз эшем бик ошый. Клиентларның барысы да кайгыртуга, аралашуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Алар өчен үзем дә гел борчылам. Чөнки даими аралаша торгач, бер-береңә ияләнеп бетәсең. Алар синең өчен якын кешегә әверелә. Бу хезмәтне һәркем башкара алмый. Монда игелекле булу гына түгел, ярдәмчеллек, сабыр, игътибарлы, сизгер булу да мөһим. Һәр өч ай саен “Тәрбияләү мәктәбе”, “Беренче ярдәм күрсәтү” һәм башка төр укуларны узабыз. Заман белән бергә атларга тырышабыз. Мәгълүмати технологияләр кулланабыз, үзәктә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” социаль программалары, “Гарденотерапия”, “Өлкәннәр өчен оста куллар”, “Компьютер ликбезы” технологияләре тормышка ашырыла. Аларның максаты – өлкәннәрне планшет, интернет белән эшләү күнекмәләренә төшендерү. Арт-терапия алымын уңышлы файдаланабыз, бәйлибез, рәсем ясыйбыз, фильмнар карыйбыз. Кыскасы, үзебезнең кул астындагы өлкәннәрнең ялын файдалы һәм кызыклы итәргә тырышабыз», - ди Эльмира.

Без бер адрестан икенчесенә күчкәндә Эльмира белән әлеге эшенең үзенчәлекләре турында фикер алыштык. Социаль хезмәткәр сүзләренчә, кайбер клиентлар белән эшләү алай ук җиңел түгел, төрле хәлләр дә була икән. «Кемдер бездән ниндидер төгәл эш көтә, ә кемгәдер сөйләшер кеше, җылы сүз, авыр минутларда теләктәшлек кирәк. Мин ялга чыкканда, алар күңелсезләнәләр. Күңелеңдә кешеләргә карата ярату һәм игелеклелек юк икән, берничек тә бу эшне башкарып булмый. Авыр эш көненнән соң көчләрне кире кайтарырга гаиләм: ирем һәм ике балам ярдәм итә. Хезмәттәшләр, җитәкчелек тә һәрчак теләктәшлек күрсәтә», - ди ул.

Киез итек-киез комбинатында 30 ел эшләгән Рима Әхмәтова Королев урамындагы йортларның берсендә яши. Мин аның фатирындагы чисталык һәм пөхтәлеккә игътибар иттем. 80 яшьлек пенсионер үзе дә көчле рухлы. Эльмира иң элек аның сәламәтлеге турында сорашты, кан басымын үлчәде, мәгълүматларны социаль картага кертте дә кибеткә азык-төлек алырга барды. Ул аннары өй җыештырды, чүп пакетларын контейнерга чыгарды. 

«Кайвакыт көнемне җиткерә алмыйм, вакыт шулкадәр тиз уза. Башта оныкларга төрле әйберләр бәйләдем мин. Хәзер инде алар үсте. Әмма шулай да яраткан шөгылемне дәвам итәм: оныкчыкларның курчакларына киемнәр бәйлим. Бик яхшы арт-терапия ул. Хәтерне, игътибарлылыкны яхшырта, вак моторика өчен дә файдалы. Яшь барган саен, аяклар авырта, йөрергә авыр. Шуның өчен Эльмираның ярдәме бик кирәк. Ярый әле ул бар», - ди Рима апа. 

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рима ханым улы бүләк иткән планшетта эшләргә өйрәнгән. Хәзер ул балалары, оныклары, туганнары белән һәрчак элемтәдә. Без килгәндә, үзе генә түгел иде. Малмыждан туганы Руфия Әдгамова килгән. Руфия ханым озак еллар журналистика өлкәсендә эшләгән, «Дуслык» газетасының баш мөхәррире вазыйфасын алып барган. Шуның өчен дә без уртак телне тиз таптык. 

«Мин тумышым белән Яңа Сәрдек авылыннан. Беренче тапкыр каләм тибрәтүем район газетасыннан башланды. 1983-1984 елларда редакциядә практика үттем. Остазларым Әхмәт Фәтхуллин, Рәшит Минегалиев, Рузилә Иванова һәм башкалар иде. Язмаларымның күбесе мәдәният кешеләре, үзешчән артистлар, районның агитбригадалары турында иде. Бер язмамның җәмгыятьтә резонанс тудыруын да хәтерлим. Ул чагында миңа, яшь журналистка, мөхәррир Әхмәт Минһаҗ улы булышлык күрсәтте. Мин хәзер дә районда булган вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышам. Ә менә газета – инде күп еллар Рима апа йортында көтеп алынган “кунак”», - дип искә ала үткәннәрне Руфия Мансур кызы.

Күңелле итеп сөйләшә торгач, вакыт сизелмичә узды да китте. Без чираттагы адрес буенча юл тоттык.

Социаль хезмәткәрнең дүртенче тәрбияләнүчесе шулай ук Королев урамында яши икән. Ул бик каты авырый, көчле инсульт кичергән. Шуның өчен дә биредә социаль хезмәткәрнең эше күбрәк. Эльмираның вакытын алырга теләмичә, аны фатир ишегенә кадәр озаттым да саубуллаштым. 

Көн дәвамында Эльмира турында бик күп җылы сүзләр әйтелде, ә инде мактау ул нигезсез булмый. Мин аның белән йөреп, әлеге һөнәрнең зур физик чыдамлылык соравына инандым. Эльмира кебекләр күбрәк булсын иде.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев