Яшьләр көне 27 июньдә узачак.
27 июнь көнне Кукмараның Комсомол мәйданында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Чара 18.00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар хәбәр итә.
Бәйрәмдә катнашучылар үз «своп-маркет»та, спорт уеннарында, конкурсларда, экстремаль спорт төрләре буенча мастер-классларда катнаша, шулай ук рәссам роленә кереп, үз картиналарын ясый алачак.
Моннан тыш, яшь башкаручылар катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк, «көбекле» кичә оештырылачак.
12+
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев